Ниһат Мозаффаров

төбәк тарихчысы (Азнакай, Татарстан, Россия)

Ниһат Мозаффаров, Ниһат Фәррах улы Мозаффаров (1937 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Кәкре Елга) ― төбәк тарихчысы, хуҗалык-фирка эшлеклесе, КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре (1991), Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Ниһат Мозаффаров
Туган телдә исем Ниһат Фәррах улы Мозаффаров
Туган 3 гыйнвар 1937(1937-01-03) (87 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Кәкре Елга
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хуҗалык, фирка эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 3 гыйнварында Азнакай районы Кәкре Елга авылында туган. Югары белемгә ия: 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1957 елга кадәр балта остасы, электромонтер, укытучы булып эшләгән.

1957-1961 елларда ВЛКСМның Азнакай район комитетында инструктор, беренче секретарь.

1961-1963 елларда КПССның Азнакай район комитетында пропагандист, пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.

1963-1965 елларда Азнакай районы «Маяк» газетасы мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары, 1965-1966 елларда газетаның мөхәррире[1].

1966-1990 елларда «Актүбәнефть» НГДУ идарәсендә: техник бүлектә өлкән инженер, кадрлар бүлеге башлыгы, НГДУ парткомының азат ителгән секретаре, план-икътисад бүлеге башлыгы.

1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында: секретарь, беренче секретарь [2].

1992-1997 елларда «Актүбәнефть» НГДУ идарәсендә әйдәүче инженер.

Тарих төбәкчесе үзгәртү

  Ниһат Фәррахович – рус телен дә, татар телен дә белә торган басма сүз остасы, чын оратор, искиткеч лектор. Аның лекцияләре һәрвакыт зур хит булды. Юкка гына «Белем» җәмгыяте Бөтенсоюз идарәсенең «Актив эшчәнлек өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнмәгән. Район газетасының актив хәбәрчесе. Туган якны өйрәнүче буларак, «Азнакай социалистический» (1970) китабын чыгаруда катнаша, материалның яртысы аның тарафыннан язылган[3]
Г. Хисамиева
 

«Хәтер түрендәге авыллар» (2016), «Язмышыбыз Азнакай» (2014) китапларының редколлегия әгъзасы, рус телле мөхәррире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Музаффаров Нигат Фаррахович // Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: Идел-пресс, 2014, 15нче бит.

Сылтамалар үзгәртү