Илдус Сабир улы Гыйләҗев ― шагыйрь, 1990 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2000), Азнакай районының мактаулы гражданы (2016).[1]

Илдус Гыйләҗев

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елда Азнакай районы Урсай авылында туа. Азнакай районы предприятияләрендә: “Ленин юлы” (1976-1981), “Коммунизмга” (1981-1990) колхозлары рәисе, “Актүбәнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе урынбасары (1992-1994), “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Никитинский” совхозы директоры, 1999 елдан “Туйкә” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе була.

1985-1990 елларда – ТАССР Югары Совет депутаты.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1996). “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Илдус Гыйләҗевнең шагырьләре публицистик рухта, гражданлык, туган җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт хисләре белән сугарылган (“Җир китабы”, 1988; “Җилкенү”, 1990; “Өмет ае”, 1993; “Серле мәгарә”, 1995; “Хак сүз”, 2000; “Чатыртау тылсымы”, 2001; “Яратканга күрә”, 2006 җыентыклары).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • 2015-2016 уку елына "Гаилә һәм мәктәп календаре".

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү