Реджинальд Овчинников

Реджинальд Овчинников (27 март 1926 ел — 2 август 2008) — ССРБ һәм Россия тарихсысы, Россиянең XVIII—XIX гасырлардагы сәяси һәм социаль үсеш тарихын, Пугачев ихтилалын һәм аның А. С. Пушкин әсәрләрендәге чагылышын өйрәнгән белгеч. Тарих фәннәре докторы.

Реджинальд Овчинников
Туган 27 март 1926(1926-03-27)
Ишем, Төмән өлкәсе, СССР
Үлгән 2 август 2008(2008-08-02) (82 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Преображенски зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү тарих-архив институты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА Русия тарихы институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

БиографиясеҮзгәртү

Реджинальд Васильевич Овчинников 1926 елның 27 мартында Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә туа. 1952 елда Мәскәү тарих-архив институтының Тарих бүлеген тәмамлый. Үзәк Дәүләт борынгы актлар архивында эшли. 1965 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Шул ук елдан Мәскәү тарих-архив институтында археография кафедрасы укытучысы.

1971 елдан ССРБ Тарихы институтына (Россия Фәннәр академиясенең Тарих институты) өлкән гыйльми хезмәткәр булып күчә, анда 30 елдан артык эшли. 1981 елда докторлык диссертациясе яклый. 1773-1775 еллардагы Крәстьяннар сугышына багышланган 200 фәнни хезмәт авторы, бу күтәрелеш буенча тикшеренүләр һәм документлар: «Документы ставки Е. И. Пугачева повстанческих властей и учреждений. 1773-1774 гг.» (1975), «Манифесты и указы Е. И. Пугачева» (1980), «Следствие и суд над Е. И. Пугачевым и его сподвижниками» (1995), «Емельян Пугачёв на следствии» (1997) һ.б һ.б. тупланмасы авторы[1].

Тикшеренү эшенең икенче мөһим һәм билгеле темасы булып Пугачев ихтилалының А. С. Пушкин ижатында яктыртылуы тора. Пушкинның 20 томлык әсәрләр тупланмасына Пугачев күтәрелеше темасына кагылышлы иҗаты буенча комментарий яза[1].

«Башкортстан территориясендә 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы» документлар тупланмасын әзерли (1975), «Ырынбур Пушкин энциклопедиясен» (1997) һәм «Салават Юлаев» (2004) энциклопедиясен төзүдә катнаша.

2008 елның 2 августында вафат була. Мәскәүдә Преображенск зыяратында җирләнгән[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Долгова С. Р. {{{башлык}}} // Отечественные архивы. — В. 3. — С. 133—134. — ISSN 0869-4427.
  2. Могила Р. В. Овчинникова

Төп хезмәтләреҮзгәртү

    • Калып:БСЭ3
    • Овчинников Р. В. .
    • Овчинников Р. В. . — 5550 экз.
    • Овчинников Р. В. . — (Страницы истории нашей Родины). — 200 000 экз. (2-е изд. 1985)
    • Овчинников Р. В. За пушкинской строкой.— Челябинск: ЮУКИ, 1988. — 206 с. — 5000 экз.
    • Овчинников Р. В., Большаков Л. Н. . — ISBN 5-7689-0036-5.
    • Александр Иванович Аксёнов, Овчинников Р. В., Прохоров М. Ф. . — 6600 экз.
    • Сост. Овчинников Р. В., Светенко А. С. . — 2000 экз.
    • Овчинников Р. В., Гвоздикова И. М. и др. .
    • Овчинников Р. В. . — 500 экз.

СылтамаларҮзгәртү

  • Овчинников Реджинальд Васильевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 26 март 2021)
  • Овчинников Реджинальд Васильевич(неопр.). Сайт Оренбургской областной полиэтнической детской библиотеки. Дата обращения 10 июня 2016.
  • «Занятия в архивах дают возможность познать вкус и азарт исследовательского поиска...». Интервью с Р. В. Овчинниковым (неопр.). Сайт Полит.ру. Дата обращения 30 июля 2016.