Төп менюны ачу

Әхмәт Гали улы Хөсәеновтатар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Хөсәенов кардәшләренең берсе.

Әхмәт Хөсәенов
Әхмәт Хөсәенов.jpg
Туган телдә исем Әхмәт Гали улы Хөсәенов
Туган 1837(1837)
Каргалы бистәсе, Оренбург губернасы
Үлгән 10 декабрь 1906(1906-12-10)
Казан, Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр, хәйрияче
Ырынбурда Пролетарская урамында (89 нчы йорт) Әхмәт Хөсәенов йорты

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Бертуган Хөсәеновларның бабалары Казан губернасының Мамадыш өязе Кибәхуҗа авылыннан Оренбург якларына 1745 елда килә. Әтисе Хөсәен улы Гали урта кулдагы сәүдәгәр булган. Аның матди хәле мөшкел була, ул табыш урынына бурыч туплау хәленә төшә, сәүдәсен җайга салу нияте белән күпмедер вакыт өеннән аерылып эш йөртергә мәҗбүр була. Илле дүрт яшендә Каргалыдан, гаиләсеннән читтә үлеп кала. Шулай итеп Әхмәт бертуган кардәшләре Мәхмүт һәм Гани белән бергә ятимлектә үсәләр. Атасы үлгәндә балаларның иң өлкәне булган Әхмәт малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була. Баштарак ул хәллерәк авылдашларына ялланып көнлекне булып эшли, беләкләре бераз ныгый төшкәч, мөстәкыйльлеккә чыга — яз айларында күпләп йомран тота да шуларның тиреләрен киптереп сата, ә җәй көннәрендә балчык базында кирпеч суга. Шуңа күрә авылдашлары аңа «йомран» дигән кушамат тагалар.

Бертуган Хөсәеновларның тиенне тиенгә куша барып, сәүдә омтылышларыннан кала баштарак мал-мөлкәтләрен уңга-сулга сарыф итмичә эш йөртүләре мәгълүм. Алар малны үзләре баер өчен генә түгел, башкалар да шундый ук мөмкинлекләргә ирешә алсын дигән максаттан чыгып, ул миллионнарның байтак өлешен халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тотуларында. Төп максат итеп Хөсәеновлар авылларда мәктәп-мәдрәсәләр ачуда һәм аларда мөгаллим һәм хәлфәләр тотуда күрәләр. Шулай ук үзләре яшәгән төбәктә Казан якларында дан тоткан «Иж-Бубый», «Мөхәммәдия» кебек бер мәдрәсә ачуны, аны заманча итеп укыту мөмкинлекләре бирердәй шартта тотуны үз бурычлары санауда күрәләр.

Әхмәтнең сәүдә эшләре уңышлы бара. XIX гасырның соңгы чирегендә Әхмәт һәм Мәхмүт байларның Казан төбәгендә генә егерме мәчет һәм мәдрәсә, мәктәпләр ачуы билгеле. Шәһәр һәм авыл мәчет, мәдрәсәләренә алдынгы карашлы мулла һәм мөгаллимнәрне алар үзләре сайлыйлар, аларга хезмәт хакын үзләре түлиләр[1]. 1889 елда бертуган Хөсәеновлар «Хөсәения» мәдрәсәсен ачалар.

Әхмәт Хөсәеновнең, кардәшләре белән бергә, шулай ук Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләрендә, Урта Азиянең Сәмәрканд, Кукан шәһәрләрендә, Мәккәдә дә мәчет һәм мәдрәсәләр ачканнары турында мәгълүматлар бар[2]. Һәр елны берничә сәләтле егет алар билгеләгән стипендия хисабына Питырбур, Мәскәү, Сарытау, Тум, Каһирә, Бәйрут, Истанбул югары уку йортларына укырга җибәрелгән.

Әхмәт Хөсәенов 1906 елда вафат була. Вафат булганнан соң Әхмәт байның балаларына калдырган мирасы 1,255,994 сумнан торганы билгеле. Ул Казанда җирләнгән.

Соңгы вакытта аның исемендәге татар эшмәкәрләренең Берлеге эшли башлады[3].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мәсәлән, Оренбург өлкәсенең дәүләт архивында Казанның 5 нче мәхәлләсе каршындагы мәктәп укытучысының Хөсәеновлардан эш хакы алуына распискасы сакланган. Егерменче гасыр башына Хөсәеновлар җәмгысы кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп торганнары, ике йөзләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәре, аларның биналарын төзекләндерү максатында да ярдәм булдырганнары билгеле.
  2. Фәхретдин Риза. "Әхмәт бай". Оренбург, 1911
  3. Татар эшмәкәрләре берләште

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү