Түбән Ушмы мәчете (Мамадыш районы)

1898 елда төзелгән мәчет (Мамадыш районы, Татарстан, Россия)

Түбән Ушмы мәчете (рус. Мечеть в селе Нижняя Ошма) ― Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстанда төзегән вакыттагы рәвешен саклаган иң борынгы мәчет булып санала. Аны 1898 елның 18 маенда Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзегәннәр. Совет елларында бина склад, клуб һәм музей итеп кулланылган[1]. XX гасыр башы архитектура һәйкәле[2].

Мәчет
Түбән Ушмы мәчете
Ил Россия
авыл 422164 Татарстан, Мамадыш районы, Түбән Ушмы, Ленин ур., 41а
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Мамадыш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1898
Төзелеш еллары 18981899 еллар
Төп даталар:
1898 (төзелеш башлану)
1940 (ябылу)
1990 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Авылга беренче кешеләр килеп урнашкан чорда ук мәчет төзелүе мәгълүм [3].

XX гасыр башына Түбән Ушмы авылы дүрт мәхәлләгә бүленгән булган[4][2].

Беренче мәхәллә авылның төньяк өлешендә урнашкан булган, 429 ир-атны, 492 хатын-кызны берләштергән. Мәхәлләнең агачтан салынган мәчетендә төрле елларда имам булып Сираҗетдин Мөхәммәтрәхимов (указы 1846 елның 30 гыйнварында бирелгән), Мөҗәһетдин Әхмәтов (указы 1861 елның 14 августында бирелгән), 1878 елдан Хәсән Гатауллин (1850 елгы, Яңа Аты авылыннан), 1898 елдан Мөхәммәтсабир Ситдыйков (1866 елгы) эшләгән. Мәчет каршында мәдрәсә эшләп торган[5].

Икенче мәхәллә мәчете (бүгенге таш мәчет) беренче гильдия сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов (1837―1906) исеме белән бәйле. Гасырлар буе хезмәт итеп килгән иске агач мәчет 1897 елның 23 июлендә янгач, авыл картлары Әхмәт байга мөрәҗәгать итәләр, бай мәчет төзелеше чыгымнарын үз өстенә алачагын әйтә[5]. 1898 елның 3 февралендә икенче мәхәлләнең 420 ир-аты, килешү төзеп, Габдулла Мансуровтан мәчетнең проектын, сызымын эшләтәләр. Шул ук елның 18 маенда төзү эшләре башлана[6]. Архитектурасы Көнбатыш Европа готика соборлары архитектурасы (иске рус стиле) белән бер үк диярлек[7].

Өченче мәхәллә XIX гасырның 60-еллар азагында оеша, 402 ир-атны, 406 хатын-кызны берләштерә. Олы юл буенда урнашкан агач мәчеттә имам вазыйфасын 1868 елдан Һадиулла Әхмәтов, 1909 елдан улы Габделшәкүр (1887 елгы) алып бара[5].

Дүртенче мәхәллә шулай ук XIX гасырның 60-еллар азагында оеша, 364 ир-атны, 403 хатын-кызны берләштерә. Мәчетендә имам итеп 1885 елдан Мөхәммәтзариф Мөхәммәтшәрипов («Сукыр мулла», 1859 елгы), 1904 елдан Исмәгыйль Ибраһимов (1879 елгы) сайланган. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә 91 малай, 43 кыз бала укыган[5].

XX гасырның 30-елларында (1936―1937) мәчетләрдә әле гыйбадәт кылалар. Сугыш алды елларында бөтен ил күләмендә динне кысрыклау, муллаларны кулга алулар башлана. Беренче мәхәллә мәчетенең манарасы 1940-елларда ишелә, бинасы озак еллар клуб итеп файдаланыла. Өченче мәхәллә мәчетенең манарасы 1950-елларда МТС тракторчылары Миронов һәм Баженов тарафыннан киселеп, трактор белән тарттырып аударылган; бинасында китапханә урнаша. Соңыннан бинасы сүтелеп, бүрәнәләреннән тоз склады төзелгән[5].

Икенче мәхәлләнең 550нче санлы таш мәчетендә XX гасырның 30-елларында имам итеп Могыйн хәзрәт сайлап куелган (хатыны Зәкия абыстай). Могыйн мулланы Тәкәнештән килгән Вафа мулла алыштыра. Ул төрмәдә утыра, аннан исән кайта, колхозда эшли, 1958 елда вафат булып, авыл зиратында җирләнә[5].

1940 елда таш мәчетнең манарасын кисәргә карар итәләр, ләкин алты багананың дүртесен кискәч, кире уйлап, киселгән баганаларны болтлар белән ныгытып куялар. Сугыш елларында мәчет бинасын мәктәп, балалар бакчасы, клуб, икмәк склады, ашлама җыю урыны итеп файдаланалар. 1970-еллар ахырында «Кызыл флаг» колхозы рәисе Мөхәммәтҗан Шакиров, беркемнән рөхсәт сорап тормыйча, мәчетне төзекләндерә: түбәгә яңа калай яптыра, михрабны ныгыттыра, манараны төзекләндерә, өр-яңа ярымай куйдыра[5]. Мәчет бинасында җирле музей оештырыла[8].

Яңа заман үзгәртү

Мәчет 1990 елдан яңадан эшли башлый. 1999 елда имам Динмөхәммәт Һадиуллин хаҗга бара. 2004 елда колхоз рәисе Рафаэль Мөхәммәтшин мәчеттә капиталь ремонт эшләре башлап җибәрә[5].

Беренче, өченче, дүртенче мәхәллә мәчетләренең макетлары Түбән Ушмы мәктәбенең икенче катында урнашкан авыл музеенда саклана[9].

Мәчет көньяк юнәлештә зур рельеф авышлыгы булган участокта урнашкан. Кирпечтән төзелгән бер катлы, биек цоколь каты булган мәчет, манарасы түбәсендә булган ике заллы мәчет төренә карый. Мәчеткә керү урыны төньяк фасад ягыннан. Анфилада белән вестибюль һәм ике намаз залы тоташтырылган. Хуҗалык билгеләнешендәге цоколь катында керү урыны бар, ул төп намаз залы астында көнчыгыш яктан урнашкан. Көньяктан ярымтүгәрәк михрабы бар. Манарасы беренче намаз залы һәм вестибюль арасындагы аркылы диварга таяна. Татар мәчетенең типик үрнәге. Фасадлар классицистик архитектура элементларын кулланып эшләнгән[10].

2015―2016 елларда бинада капиталь ремонт ясалган ― җылытылган идән урнаштырылган, тәрәзәләрдәге витражлар Чаллыда махсус технология буенча эшләнгән[5].

2010 елдан имам-хатыйб ― Илфат улы Илнар хәзрәт Фәхретдинов [11]. [12].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Знаете ли вы, что в Мамадышском районе находится одна из старейших мечетей Татарстана? Правительство Республики Татарстан ВКонтакте, 17.11.2020
  2. 2,0 2,1 Түбән Ушма. Институт Татарской Энциклопедии
  3. Нижнеошминское сельское поселение. Историческая справка, archived from the original on 2016-10-04, retrieved 2023-10-20 
  4. История села Нижняя Ошма. Татары без границ
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 5,8 Амур Фәләх. Дүрт бабай нәселе. «Мәйдан», 2006 ел, № 6, 86-99нчы бит.
  6. Достопримечательности Мамадышского района. Марийские Лесоходы(рус.)
  7. Читать книгу Тайна русской истории Глеба Носовского : онлайн чтение - страница 25
  8. Одной из старейших мечетей Татарстана исполнилось 110 лет. ИА «Инфо-Ислам», 13.10.2014(рус.)
  9. Школьный музей.(үле сылтама) МБОУ «Нижнеошминская СОШ им.М.Ш. Шакирова»
  10. §15.Развитие религии в Мамадышском крае. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений(рус.)
  11. Роман Медников. Маленькое село с большими связями. «Республика Татарстан», 21.11.2016(рус.)
  12. ММРО ― Приход с.Нижняя Ошма Мухтасибата Мамадышского района ЦРО ― Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Амур Фәләх. Дүрт бабай нәселе. «Мәйдан», 2006 ел, № 6, 86-99нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү