Хезмәт Даны музее (Җәлил)

Җәлил бистәсендә мәдәният учреждениесе (Сарман районы, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Хезмәт Даны музее (рус. Музей Трудовой Славы нефтегазодобывающего управления Джалильнефть в пос. Джалиль Сармановского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә ачылган мәдәният учреждениесе. Музей күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук[1], Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү һәм аның рухи мирасын килер буыннарга җиткерү максатында оештырылган[2]. «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе балансында.

Хезмәт Даны музее
рус. Музей Трудовой Славы
Музей урнашкан Җәлил бистәсе Мәдәният сарае
Музей урнашкан Җәлил бистәсе Мәдәният сарае
Нигезләү датасы 1964
Урын 423368 ТР, Сарман районы, Җәлил, Җиңүнең 30 еллыгы ур., 6, 2нче кат
Сайт jalil-dk.ru

Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең 600 урынлык Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан[3].

  Тышкы рәсемнәр
  Музей заллары фотолары

Муса Җәлил музее буларак 1964 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең 1нче мәктәбендә[4] мәктәп директоры Азат Исмәгыйлев башлангычы белән оештырыла. Музейның беренче экспонатларын «Ал канәфер» (рус. Алая гвоздика) клубы әгъзалары туплый. Укытучылар Рәидә Исмәгыйлева һәм Валентина Козырева җитәкчелегендә укучылар Муса Җәлилнең туганнары белән хат алышалар, шагыйрьнең туган ягы Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында булалар, Минзәләдә, Казанда музейларда булып кайталар[2].

1976 елда мәктәпнең Муса Җәлил музее бистәнең 1974 елда нигезләнгән Муса Җәлил исемендәге Техника йортына күчерелә[5]. Аның җитәкчесе Рәисә Әхмәтова була. 1982 елда легиондагы яшерен оешма әгъзасы Рушад Хисаметдинов[6] (1912―1992) хатыны Тайфә ханым белән бистәгә килә, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе («Җәлилнефть» НГЧИ)[7] җитәкчеләре белән музейда була, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр сала.

1985 елда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткәндә, бистәгә Муса Җәлилнең хатыны Әминә Җәлилова килә, музейда була һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр сала[2]. Төрле елларда немец язучысы Леон Небенцаль (1910―1991)[8], язучы Рафаэль Мостафин (1931―2011) музейда булалар[2].

1977 елда Техниклар йортында техниклар кабинеты ачыла. Анда «Яшь нефтьче» клубы оештырып, мәктәп укучылары белән һөнәри ориентлашу эше алып баралар. 1992 елда Муса Җәлил музее белән техник кабинетны Хезмәт Даны музее итеп берләштерәләр[2].

2001 елның августында Җәлил нефтьчеләре 500 миллион тонна нефть чыгаруны билгеләп үткәндә, бистәгә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов килә[2].

2002 елда музей бинасына ремонт ясала, яңа зал ― Туган якны өйрәнү залы ачыла. Музейның этнография бүлеге Сарман районы халкы ярдәме белән тулыландырыла. Шагыйрь Роберт Миңнуллин (1948―2020), Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мәһдиев, җырчылар Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, шагыйрьләр Клара Булатова, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Дамир Гарифуллин, язучы Фоат Садриев һ.б. музейның мактаулы кунаклары булалар[2].

2005 елда, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга әзерлек кысаларында, «Җәлилнефть» НГЧИ башлыгы Малик Каюмов тәкъдиме белән музейда зур реконструкция эшләре башкарыла. Кирәкле эшләрне башкаруга акчаны «Татнефть» ААҖ генераль директоры (1999—2013 елларда) Шәфәгать Тәхәветдинов бирә[2]. Бик күп яңа экспонатлар һәм экспозицияләр барлыкка килә. «Җәлилнефть» НГЧИ тарихына багыланган өстәмә зал ачыла. Җәлил бистәсендәге оешма һәм учреждениеләрнең эшчәнлеге турында күп санлы стендлар булдырыла (мәсәлән, Җәлил район хастаханәсе турында) [9].

2016 елның августында, Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеен билгеләгәндә, бистәгә беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил, Лиза Малышева-Җәлил килгән, музейда, шагыйрь һәйкәле янында һәм бистәдә узган чараларда катнашкан[10][11].

Бистәдә Муса Җәлил һәйкәле янында шагыйрьнең туган көнендә (15 февральдә)[12] һәм җәлилчеләр җәзаланган көндә (25 августта) искә алу чаралары уздырыла[13].

Хәзер музейда көн саен экскурсияләр оештырыла[14].

Заллар

үзгәртү
  • Муса Җәлил залы
  Тышкы рәсемнәр
  Залның уң ягы күренеше.

Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган зал стендларында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында бай материаллар бирелгән. Сеңлесе Хәдичә Җәлилованың (1918―2000) шәхси әйберләре (ш.и. Коръәне, чигелгән япмасы), Җәлилнең батырлыгы турында театр спектакльләренең реквизитлары саклана (мәсәлән, Камал театрының «Моңлы бер җыр» спектакленнән Җәлилнең өске киеме)[2]. Сирәк китаплар, кыйммәтле документларның күчермәләре, мемориаль әһәмияткә ия әйберләр музейга килүчеләрдә кызыксыну уята. Әлеге залда Җәлилнең иҗади мирасын өйрәнгән һәм бөтен гомерен яшерен төркемнең героик эшчәнлеген раслаучы документларны эзләүгә багышлаган язучы-галим Рафаэль Мостафинның автографлы фәнни хезмәтләре һәм публицистик әсәрләре урнаштырылган[2].

Муса Җәлил залында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы Васил Маликов (1924―1992) ясаган Җәлил бюсты күчермәсе урын алган.

  • Туган якны өйрәнү залы

Экспозиция залының сул як өлешендә XX гасыр башы урта хәлле крестьянының тормышы чагылдырылган. Коллекциянең төп өлешен Сарман районы Яхшыбай авылыннан Бибизәкия Гарифуллинаның туганнары тарафыннан музейга бүләк ителгән шәхси әйберләр алып тора: кул хезмәте (кәсеп) кораллары, кулдан тукылган, ефәк җепләр белән чигелгән ашъяулыклар һәм сөлгеләр, паласлар, өс киемнәре, борынгы (дини) китаплар һ.б. Биредә шулай ук борынгы Коръән басмалары, төрле гасырларның акча берәмлекләре, хатын-кызларның борынгы бизәнү әйберләре урын алган. Зал уртасындагы стендларда татар халкы тарихыннан мәгълүматлар бирелгән. 1773―1775 еллардагы Емельян Пугачев күтәрелешендә сарманлыларның да катнашуы турында белергә мөмкин. Гарәп шрифтында язылган солдат хатлары ― Беренче бөтендөнья сугышы вакытында фронттан җибәрелгән уникаль документлар булып тора. Бөек Ватан сугышында 6300 сарманлы фронтта батырларча сугышкан һәм тылда фидакарь хезмәт куйган.

Залның уң ягында фронтовик, Җәлил бистәсенең мактаулы гражданы, «Җәлилнефть» НГЧИ беренче (1968-1972 елларда) башлыгы Галимҗан Маннап улы Әхмәдиевның шәхси әйберләре куелган [15]. Ул шулай ук булачак бистәгә нигез салган, аңа «Җәлил» исемен бирергә тәкъдим иткән кеше[2].

Музейның туган якны өйрәнү залы каршында «Туган тел» клубы эшли[2].

  • «Җәлилнефть» НГЧИ залы

«Җәлилнефть» НГЧИ«Татнефть» ГАҖнең иң эре подразделениесе. Ул 1959 елда төзелгән «Алькеевнефть» идарәсенең тулы хокуклы варисы. Хәзерге исемен идарә 1968 елда «Алькеевнефть» ике идарәгә ― «Җәлилнефть» һәм «Сөләйнефть» идарәләренә бүленгәч ала. Утыз елдан соң кабат бер идарәгә берләшеп, Җәлил бистәсендә төпләнә. «Җәлилнефть» ― Ромашкино ятмаларын үзләштерүче иң төньяк нефть чыгару предприятиесе. Нефть чыгару Татарстанның дүрт административ районы (Сарман, Әлмәт, Азнакай һәм Зәй) территориясендә алып барыла[16]. 2001 елда Җәлил нефтьчеләре 500 миллион тонна нефть чыгаруны билгеләп үткән. «Татнефть» ААҖнең өч генераль директоры ― Әкълим Мөхәммәтҗанов (1930―2004), Ринат Галиев[d] (1939―2007), Шәфәгать Тәхәветдиновларның биографияләре «Җәлилнефть» белән тыгыз бәйләнгән. Төрле елларда предприятие белән Галимҗан Мәннап улы Әхмәдиев (1968―1972 елларда), Рафаэль Тукаев (1972―1978 елларда), Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов (1978―1983 елларда), Рәис Сәет улы Нурмөхәммәтов (1983―1986 елларда), Наил Җиһанша улы Мортазин (1986―2001 елларда), Миргазыян Зәки улы Таҗиев (2001―2005 елларда) җитәкчелек иткән. Бүгенге көндә идарә башлыгы ― техник фәннәр кандидаты (2003) Малик Шәфикъ улы Каюмов [17] [18].

  • Нефть залы

Бу залның экспозиция комплексы Татарстанның көнчыгышында нефть ятмаларын табу һәм чыгару тарихы турында сөйли. Идел буе территориясендә нефть беренче тапкыр 1637 елда табыла. XIX гасырның икенче яртысында нефть эзләүдә бораулау ысулы кулланыла. Ләкин 1943 елда гына 1нче скважинадан, 648 м тирәнлектән «кара алтын»ның беренче тонналары чыгарыла. 1948 елның урталарында Ромашкино авылы уртасында урнашкан 3нче скважинадан куәтле нефть фонтаны ургылып чыга. «Җәлилнефть» НГЧИ 1959 елда Ромашкино ятмасының үзәктән төньяк контурга кадәрге нефтьле катламнары секторында урнашкан мәйданнарында эшләү өчен төзелә[2]. Стендларда нефть әзерләү өлкәсенә караган эшләнмәләр: УЛФ, ПБ-20 мичләрендә кулланылучы энергия саклаучы горелкалар, электр энергиясен исәпкә алу чаралары, производство белән идарә итү системаларын автоматлаштыру өчен элементлар урын алган. Нефть чыгару җиһазларын коррозиядән саклау өчен металл–пластмасс һәм полимеро-полиэтилен катлам белән капланган, кысып тутыручы скважиналар өчен пыялапластик насос-компрессор торбалар күрсәтелгән. Зал уртасында иң гади ысул белән нефть һәм газ чыгару процессын күрсәтүче макетлар урнаштырылган. 2001 елның августында Җәлил нефтьчеләре чыгарган 500 миллионынчы тонна нефтьнең тамчылары салынган капсула аерым урын алып тора. Идарә эшчәнлек алып барган территориядә табигатьне саклауга багышланган стендлар урнаштырылган[2].

  • Хезмәт Даны залы

Бу экспозициянең геройлары ― «Җәлилнефть» НГЧИ тарихының төрле этапларында республика нефть тармагын үстерүгә юнәлдерелгән гомуми эшкә үз өлешләрен керткән кешеләр. 800дән артык хезмәткәр хөкүмәтнең югары бүләгенә лаек булган. Алар арасында Социалистик Хезмәт Каһарманнары (1959, 1966) Корбан Вәлиев, Павел Савельев, Ленин ордены белән бүләкләнгән Галимҗан Әхмәдиев, Җиһангир Әхмәтов, Хәмит Маннанов, Әнәс Сәхбетдинов, Әхнәф Садриев, Валентин Тачаев, Тәлгать Фәсхиев, Кәлим Шиһапов, Әсхәт Арсланов бар. Октябрь Революциясе ордены белән ― 9, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ― 59, Халыклар Дуслыгы ордены белән ― 7, Хезмәт даны ордены белән ― 50 дән артык, «Хөрмәт Билгесе» ордены белән ― 64 кеше бүләкләнгән. 1972 елда «Җәлилнефть» идарәсенә СССРның 50 еллыгы исеме бирелә. 1973 елда КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Кызыл байрагы мәңге саклау өчен идарәгә тапшырыла. 1971, 1974, 1982 һәм 1983 елларда Җәлил нефтьчеләре СССР Нефть сәнәгате министрлыгы һәм тармак һөнәри берлекләре ҮК Кызыл байрагына лаек була [19]. 2001 елда хезмәт даны символлары булган Кызыл байраклар мәңге саклау өчен музейга тапшырыла[2]. Хезмәт җиңүләре елъязмасы стенды дүрт стендтан тора. Беренче стенд производство ветераннарына багышланган. Тагын ике стендта ― һөнәри осталык конкурсларыннан фотосурәтләр, беренче нефтьчеләргә лаеклы алмаш булган Җәлил нефтьчеләренең яңа буыны турында материаллар. Дүртенче стендта ― үз эшләрендә югары уңышларга ирешкән осталар турында материаллар[2].

Хезмәт Даны залында тантаналы шартларда производство ветераннары нефтьчеләрнең данлыклы хезмәт традицияләрен дәвам итүче яшь буыны белән очраша, яшь эшчеләр һәм белгечләр тормышка путевка ала, эшче нәселләре хөрмәтләнә[2].

Музей хезмәткәрләре

үзгәртү
  • Мөнәвәрә Кәлимуллина
  • Альмира Галиәхмәтова

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Муса Джалиль и Мензелинский край. cross-kpk.ru(рус.)
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.
  3. МО пгт Джалиль. sarmanovo.tatarstan.ru
  4. МБГББУ Җәлил беренче мәктәбе. edu.tatar.ru
  5. Джалильский дворец культуры ВКонтакте
  6. Хисамутдинов Рушад Билялович. Татарская энциклопедия TATARICA
  7. Джалильнефть. Татарская энциклопедия TATARICA
  8. Небенцаль (Nebenzahl) Леон. Татарская энциклопедия TATARICA
  9. Будьте здоровы! Знакомство с экспозициями музея Трудовой Славы НГДУ «Джалильнефть». Джалиль NEWS Вконтакте, 7.10.2022
  10. «Мужество останется в веках…» Музей-квартира Мусы Джалиля
  11. Памятник Мусе Джалилю. Место памяти.рф(рус.)
  12. 15 февраля в стенах музея Трудовой Славы НГДУ «Джалильнефть» состоялся литературно-музыкальный вечер посвященный 117-летию со дня рождения поэта-героя Мусы Джалиля. Сарманово Сарман Вконтакте, 15.02.2023
  13. День памяти поэта-героя Мусы Джалиля. Сармановский муниципальный район, 27.08.2024
  14. «Путешествие в историю» посещение музея Трудовой Славы. sobes.tatarstan.ru, 2018
  15. Гамира Гадельшина. Музей соединяет поколения. «Республика Татарстан», 12.02.2005
  16. Об управлении. Нефтегазодобывающие управления
  17. Малик Каюмов назначен руководителем НГДУ «Джалильнефть». Татцентр.ру, 07.02.2005
  18. К. Ф. Фасхутдинов, Г. Я. Мавлетова. Джалильнефть. Татарская энциклопедия TATARICA
  19. История. Нефтегазодобывающие управления

Әдәбият

үзгәртү
  • Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.

Сылтамалар

үзгәртү