Марат Мәһдиев
Марат Мәһдиев (Марат Фаикъ улы Мәһдиев) – дәүләт хезмәткәре, инженер-геолог, IV чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.
Марат Мәһдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Фаикъ улы Мәһдиев |
Туган | 26 июль 1952 (72 яшь) Татарстан, Бөгелмә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | инженер-геолог |
Сәяси фирка | ЛДПР[d] |
Җефет | Людмила Виктор кызы, тау инженеры |
Балалар | кызлары Эльвира (1974), табиб; Юлия (1986) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1952 елның 26 июлендә Бөгелмәдә туган. Казан дәүләт университетын «нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1974-1981 «Татнефть» ҖБ (Азнакай) «Актүбәнефть» идарәсендә оператор, геолог, өлкән геолог.
- 1981-1983 КПСС Азнакай райкомы сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы.
- 1983-1987 «Актүбәнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе.[1]
- 1987-2000 «Татнефть» ҖБ фирка комитеты сәркатибе урынбасары (1989 профком рәисе).
- 2000-2002 Татарстан Дәүләт Шурасы президиумы әгъзасы, парламент назарияте комитеты рәисе (Казан).
- 2002-2003 Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары.
- 2003 РФ ФҖ IV чакырылыш дәүләт думасы депутаты (бер мандатлы Әлмәт округыннан).
- 2004 РФ ФҖ дәүләт думасының федерация һәм регионнар сәясәте комитеты әгъзасы.
- «Бердәм Россия» фиркасенең үзәк контроль-назарият комиссиясе әгъзасы.
- Татарстанның экология һәм табигый ресурслары министры беренче урынбасары.
- Татарстан геология һәм эзләү идарәсе башлыгы урынбасары.[2]
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- Татарстанда күкрәк рагын белү һәм профилактика үткәрү буенча «Алсу тасма якада» акциясен оештыручыларның берсе.
- Татарстанда җирле үзидарәне үстерү буенча даими эшләү.
- Татарстан бюджетын рациональ тоту эшенә сизелерлек өлеш кертү.
- Федераль үзәк һәм регионнар арасында үзара кабул итәрдәй карарлар чыгару турында кануннар эшләү.
- Татарстан фехтование федерациясе президенты (2014 елга кадәр)[3]
- Наилә Гыйләҗева (Олимпиада чемпионы) призына фехтование буенча халыкара турнир оештыру.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Дуслык ордены
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
- Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең «Профсоюзда актив эшчәнлек өчен» тамгасы
- РФ Минтопэнерго мактау кәгазе
- Татарстанның мактау кәгазе
Сылтамалар
үзгәртү- Мин барысы өчен дә җавап бирәм
- Берәү бишәү өчен 2013 елның 28 июнь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «РФ сегодня» журналы
- ↑ БИЗНЕС Online
- ↑ Безформата.ру сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-03