Малик Каюмов (1952)
Бу Татарстан нефтьчесе турында мәкалә, Үзбәкстан кинорежиссеры турында биредә укыгыз.
Малик Каюмов | |
---|---|
Туган телдә исем | Малик Шәфикъ улы Каюмов |
Туган | 10 август 1952 (72 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Мәмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | нефтьче, НГЧИ башлыгы |
Балалар | кызы, ике улы |
Бүләк һәм премияләре |
Малик Каюмов, Малик Шәфикъ улы Каюмов (Малик Шафикович Каюмов, 1952 елның 10 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Мәмәт) ― Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты (2003), 2005―2021 елларда — «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы. Татарстанның атказанган (2002) һәм Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы (1996) нефтьчесе, РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1952 елның 10 августында[1] Татарстан АССР Әлмәт районы Мәмәт авылында туган. 1971 елда «нефть һәм газ ятмаларын геология һәм разведкалау» белгечлеге буенча Октябрьскийда нефть техникумын (1994 елдан көллият[2]), 1980 елда «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механизациясе» белгечлеге буенча Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган. 2003 елда «Күп катламлы объектның забой алды зонасы характеристикаларын үзгәртүнең чыгару скважиналарының продуктивлыгына йогынтысы» темасына техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган[3].
Хезмәт юлы
үзгәртү1971 елда ― «Оренбургнефтеразведка» трестының тирән бораулау буенча Олы Кенәле стационар нефть эзләү экспедициясенең 3нче разрядлы лаборант-коллекторы, Богырыслан шәһәре.
1971―-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1973―1975 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НГЧИ ЦНИПР фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән инженер-топографы, маркшейдер-геодезия төркеме топографы.
1975 елдан 2001 елга кадәр ― ЦНИПР инженер-геологы, пласт басымын саклау буенча инженер-технолог, РОВС ППД смена башлыгы, өлкән геолог, пласт басымын саклау буенча 1нче цех башлыгы, нефть һәм газ чыгару буенча 3нче цех башлыгы, үзәк инженер-технологик хезмәт башлыгы, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары – баш геолог.
2001 елдан 2005 елга кадәр ― «Татнефть» ААҖнең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы беренче урынбасары – баш инженер.
2005 елдан 2021 елга кадәр ― «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 1996 – Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе
- 2002 – Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты
- РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре
- «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең хезмәт ветераны
- 2000 ― «Россиянең тау-геология хезмәтенә 300 ел» юбилей билгесе белән бүләкләнгән
Гаилә хәле
үзгәртүӨйләнгән. Кызы, ике улы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сегодня празднует свой 70-летний юбилей Малик Шафикович Каюмов. Джалиль NEWS, 10.08.2022
- ↑ Октябрьский Нефтяной Колледж им. С. И. Кувыкина
- ↑ Диссертация на тему «Влияние изменения характеристик призабойной зоны многопластового объекта на продуктивность добывающих скважин». dissercat.com
- ↑ В «Татнефти» сменились все начальники НГДУ. news.myseldon.com, 28.04.2021(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Каюмов Малик Шафикович. ideputat.er.ru
- Каюмов Малик Шафикович. Welcome!(үле сылтама) veterans.tatneft.ru
- Каюмов Малик Шафикович. 2024 елның 18 апрель көнендә архивланган. nailtimler.com
Моны да карагыз
үзгәртү- Хезмәт Даны музее (Җәлил штб)