Муса Җәлил һәйкәле (Җәлил)
Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю в пос. Джалиль Сармановского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә 1968 елның 7 маенда куелган һәйкәл. Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук[1], Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган.
Һәйкәл | |
Муса Җәлил һәйкәле
| |
Урын | Татарстан, Сарман районы, Җәлил, Ленин ур,, 2 |
Сынчы | Нәүфәл Адылов |
Төзелеш датасы | 1968 ел |
Материал | чуен |
Урыны
үзгәртүҺәйкәл «Татнефть» ГАҖ «Татнефть-Добыча» уртак предприятиесенең Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсенең Ленин урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе («Җәлилнефть» НГЧИ)[2] бинасының төп керү юлы каршындагы мәйданчыкта урнашкан.
Тарих
үзгәртүҺәйкәл 1968 елның 7 маенда куелган. Авторы ― Татарстан Республикасының халык рәссамы, Бакый Урманче премиясе лауреаты сынчы Нәүфәл Адылов (1932―2004)[3].
Һәйкәлне булдыру инициаторы ― фронтовик, Җәлил бистәсенең мактаулы гражданы, «Җәлилнефть» НГЧИ беренче (1973―1983 елларда) башлыгы Галимҗан Маннап улы Әхмәдиев. Ул шулай ук булачак бистәгә нигез салган, аңа «Җәлил» исемен бирергә тәкъдим иткән кеше[4].
1985 елда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткәндә, бистәгә Муса Җәлилнең хатыны Әминә Җәлилова килә, һәйкәлгә чәчәкләр сала[4].
2016 елның августында, Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеен билгеләгәндә, бистәгә беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил, Лиза Малышева-Җәлил килгән, һәйкәл янында һәм бистәдә узган чараларда катнашып, һәйкәлгә чәчәкләр салган[5][6].
2001 елның августында Җәлил нефтьчеләре 500 миллион тонна нефть чыгаруны билгеләп үткәндә, бистәгә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов килә, һәйкәлгә чәчәкләр сала[4].
Бистәдә Муса Җәлил һәйкәле янында шагыйрьнең туган көнендә (15 февральдә) һәм җәлилчеләр җәзаланган көндә (25 августта) искә алу чаралары уздырыла[7].
Тасвирлама
үзгәртүШагыйрь күтәртмәдә басып тора. Мусаның бер җилкәсенә шинель салынган. Аның башы югары күтәрелгән, ул горур һәм ышаныч белән еракка карый, күзләрендә ихтыяр көче.
Күтәртмәнең алгы өлешендә ак җирлектә ясалган татар орнаментыннан астарак табличкада: сулда ― Муса Җәлилнең автографы, аннан аста ак битләр өстендә ак ромашка рәсемнәре, уңда аслы-өсле язылган туган-үлгән еллары (1906 / 1944), аннан астарак Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызы сурәте уеп ясалган.
Бистә Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан Хезмәт Даны музееның Муса Җәлил залында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы Васил Маликов (1924―1992) ясаган Җәлил бюсты күчермәсе урын алган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Муса Джалиль и Мензелинский край. cross-kpk.ru(рус.)
- ↑ Джалильнефть. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Джалиль. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.
- ↑ «Мужество останется в веках…» Музей-квартира Мусы Джалиля
- ↑ Памятник Мусе Джалилю. Место памяти.рф(рус.)
- ↑ День памяти поэта-героя Мусы Джалиля. Сармановский муниципальный район, 27.08.2024
Әдәбият
үзгәртү- Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.
Сылтамалар
үзгәртү- Памятник Мусе Джалилю. Место памяти.рф(рус.)
- «И сердце Родине отдать…» Музей-квартира Мусы Джалиля, 19.08.2016