Муса Җәлил һәйкәле (Серов)

Серов шәһәрендә 2022 елда ачылган һәйкәл (Свердловск өлкәсе, Россия)

Муса Җәлилгә һәйкәлСвердловск өлкәсе Серов шәһәрендә урнашкан һәйкәл. Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә ачылган икенче һәйкәл. Бөтендөнья татар конгрессының проекты [1].

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Свердловск өлкәсе, Серов, Җиңү урамы
Сынчы Винера Абдуллина, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Төзелеш 20212022 еллар
Материал гранит, бронза

Тарих үзгәртү

 
Һәйкәлнең бюст өлеше. Автор Винера Абдуллина

1932 елның сентябрендә Муса Җәлил Серов шәһәрендә (ул вакытта Надеждинск) булган [2]. Шагыйрь, журналист биредә татар газеталарының эшче хәбәрчеләре киңәшмәсендә (слетта) катнаша, анда бөтен Урал өлкәсеннән 300 дән артык кеше җыелган була [3].

1983 елда Муса Җәлилнең шәһәрдә булу истәлегенә Агломератчиклар урамы 9нчы йортта мемориаль такта урнаштырылган [4]

2018 елның ноябрендә шәһәрнең «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге (җитәкчесе Розалия Синцова) Серов шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл кую башлангычы белән чыккан.

2021 елның 14 октябрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров конгресс исеменнән Серов шәһәренә Муса Җәлилнең бюстын тапшыра (авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе скулптор Винера Абдуллина). Бюстны әзерләү һәм Серовка китерү чыгымнарын Татарстан Республикасы үз өстенә алган. Һәйкәлне ачу 2022 елның 9 маена планлаштырылган. [5].

Һәйкәл Серов шәһәренең Җиңү урамында, Үзәк шәһәр балалар китапханәсе янындагы мәйданчыкта урнаштырылган.

Һәйкәлне ачу тантанасы 2022 елның 6 маенда уздырыла. Әлеге тантанада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Мәсләхетдин улы Гыйльфанов, Серов шәһәр округы башлыгы Василий Сизиков, җирле Дума башлыгы Марат Бариев, Серов җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Мансуров һ. б. катнаша.

Һәйкәл үзгәртү

Һәйкәл гранит постаменттан һәм бронза бюст өлешеннән тора. Постаментның алгы ягында алтын хәрефләр белән шагыйрьнең исем-фамилиясе, туган-үлгән еллары һәм «Герой Советского Союза. Поэт, воин, антифашист» дигән сүзләр язылган [6]. Постаментның арткы ягында «Жителям г. Серова в дар от Республики Татарстан» Автор бюста Винера Абдуллина» дип язылган. Постаментның ян-якларында татар һәм рус телләрендә шигыреннән өзек китерелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Серове состоялось открытие памятника великому татарскому поэту, Герою Советского Союза Мусе Джалилю. 2022 елның 6 май көнендә архивланган. Постоянное представительство Республики Татарстан в Свердловской области, 6.05.2022
  2. Валерий Шакаев. Муса Джалиль на Северном Урале. Североуральский краеведческий музей, 15.02.2021
  3. «Муса Джалиль – наш общий герой». СеровГлобус.ру, 15.10.2021(рус.)
  4. Муса Джалиль: «Жить так, чтобы не умирать». Информационный портал Свердловской области, 18.10.2021(рус.)
  5. Константин Бобылев. «Муса Джалиль – наш общий герой». Серовчанам торжественно передали бюст татарского поэта. СеровГлобус.ру, 15.10.2021(рус.)
  6. «Поэт, воин, антифашист». В Серове установили бюст Мусы Джалиля. СеровГлобус.ру, 6.05.2022(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү