Серов җәмигъ мәчете

Серов шәһәре мәчете (Свердловск өлкәсе, Россия)

Серов җәмигъ мәчете (рус. Серовская соборная мечеть) ― Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Җирле мөселман дини оешмасы ― Серов шәһәренең Әхмәд Ясәви исемендәге мәхәлләсенә карый. Үзәк Диния нәзарәтенең Свердловск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте карамагында. Серов җәмигъ мәчете имам-хатыйбы (2010 елдан) ― Илнур хәзрәт Мансуров.

Мәчет
Серов җәмигъ мәчете
Серов мәчете.jpg
Ил Россия
шәһәр 624992, Свердловск өлкәсе, Серов, Роза Люксембург ур., 30
Координатлары N 59° 36' 1.2924" E 60° 35' 26.9124"
Дин Ислам
Мәхәллә Әхмәд Ясәви исемендәге мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Нигезләнгән ХХ гасыр башы
Төзелеш еллары 19942011 еллар
Төп даталар:
1994 (төзелеш башлану)
2011 (ачылу)
Халәте гамәлдә

ТарихҮзгәртү

 
Надеждинск чуен рельс заводы территориясендәге мәчет проекты. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы

Серов шәһәрендә Ислам тарихы күп дистә еллар белән исәпләнә. Серовта (ул вакытта Надеждинск) чуен рельс заводы төзелгәндә үк бирегә мөселманнар күпләп күчеп утырган. ХХ гасыр башында завод бистәсендә яшәүче татарлар 1200 кешедән дә ким булмаган (1000 мөселман ир-ат һәм 200 мөселман хатын-кыз). Заводка нигез салынгач та, анда җәмигъ мәчете эшли башлаган. Мәчет ике катлы итеп агачтан салынган булган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы икегә бүленгән. Мәчетнең түбәсе дүрт яклы, уң як түбә өстендә сигез кырлы манарасы булган. Соңрак мәчет барлык мөселманнарны сыйдырмый башлагач, беренчесеннән ерак түгел икенче мәчет төзелгән. Шәһәрдә мәчет хезмәткәрләре җитәкчелегендә рус-татар мәктәбе эшләгән. 1917 елгы инкыйлабка кадәр Надеждинск заводы имамнары булып Шиһабетдин (Шигинитдин) Айнетдинов, Ибраһим Мөхәммәт улы Юнысов, Шакирҗан Хәмидуллин, Мөхәммәт-Гата Мөхәммәт Сафин, Тимерша Ильясов, Мөхәммәддәки Мөхәммәтшакиров хезмәт итә. 1912 елда ялган донос нәтиҗәсендә Шакирҗан Хәмидуллин һәм аның абыйсы Садыйк панисламизм идеяләрен пропагандалауда гаепләнә һәм Пермь губернасыннан сөрелә.

XX гасырның 30нчы елларына кадәр Серовта Төньяк Уралдагы иң зур мәчетләр булып исәпләнгән 2 мәчет булган. Әмма 1930-елларда хөкүмәт тарафыннан дингә каршы көрәш алып барылганда әлеге мәчетләр ябылган Берсе – 1929 елда, икенчесе – 1931 елда. Биналарын металлургия заводына контора итеп һәм милициягә бирәләр. Репрессия куркынычы аркасында 20 елдан артык мөселман җәмгыятенең дини эшчәнлеген оештыру мөмкин булмый.

1954 елда шәһәрдә 20 ел эчендә беренче Корбан бәйрәме үткәрелә. Намазлар өчен мөселманнар шәхси фатирларда җыелганнар. Намаз укырга Әбделкавый Галиуллин йортында башкалардан ешрак җыелганнар [1].

Яңа заманҮзгәртү

Серов шәһәре мөселманнары җәмгыяте 1991 елда рәсми теркәлү үткән. 1993 елда шәһәр хакимияте мөселманнарга югалган мәчетләр өчен Осипенко урамында урнашкан элекке 4нче мәктәпнең ике катлы агач бинасын бирә. 1993 елның 23 маеннан әлеге бинада мөселманнар намаз укырга җыелганнар. Мөселманнар шәһәрдә җәмигъ мәчетен төзүне сораганнар.

Җәмигъ мәчете төзелеше 1994 елда башланган һәм 17 ел дәвам иткән. 2000-еллар башына кадәр Серов мөселманнары мәчеткә фундамент салып кына калмыйча, диварларның бер өлешен төзи, аннары акча җитмәү сәбәпле, төзелеш эшләре туктатыла. 2000-еллар башында мәчет төзелешен дәвам итү турындагы мәсьәлә уңай хәл ителә ― аны Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Анатольевич Козицын ризалыгы белән Серов шәһәр округы башлыгы Владимир Федорович Анисимов шәхсән үз контроленә ала [1].

2001 елда Серов мәчетендә актив төзелеш башлана (проектсыз гына). Төзелешнең заказчысы ― шәһәр хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсе, ул УралНИИпроектка гыйбадәтханәнең комплекслы проектын эшләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән [2]. Әмма төзелеш эшләре тиз генә бармый, даими рәвештә акча җитми. Шәһәрдә мәчет төзелеше өчен акча җыю буенча 2 (вариант: 5)[1] марафон үткәрелә. Өч миллион ярым сумнан артык акча җыела [3]. 2001 елдан мәчет төзелешенә Урал тау-металлургия компаниясе (рус. УГМК) ярдәм итә башлый. Бу вакыт эчендә үз предприятиесе – А. К. Серов исемендәге Металлургия заводы аша компания кирәкле эшләрне башкаруга 5,4 млн. сум тирәсе акча күчергән [4]. А. К.Серов исемендәге Металлургия заводының гендиректоры Андрей Козицын мәчет төзү фондына 2 млн. сумнан артык акча күчергән.

Мәчет тантаналы рәвештә 2011 елның 4 ноябрендә ачыла. Тантанада Үзәк диния нәзарәтенең Урал федераль округындагы баш мөфтие Ринат хәзрәт Раев, Свердловск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Мәмлиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнаша [5].

Төзелеп бетмәгән бинада җомга намазлары 2009 елда ук укыла башлый. Хәзерге вакытта Серовта 10 меңгә якын мөселман яши. Нигездә, бу – татарлар һәм башкортлар, шулай ук үзбәкләр, таҗиклар һәм азәрбайҗаннар.

БинаҮзгәртү

Мәйданы – 322 м2. Намаз уку залы 120 кешене сыйдыра. Бер манарасы һәм бер гөмбәзе бар. Бинада Свердловск өлкәсе региональ Диния нәзарәте төньяк мөхтәсибәте аппараты да урнашкан.

Имам-хатыйпларҮзгәртү

  • Шигинитдин Гайнетдинов (1897 елдан)
  • Ибраһим Юнысов (1907 елдан)
  • Шакирҗан Хәмиди (1910-1912)
  • Мөхәммәтәхәт Сафин (1912 елдан)
  • Тимерша Ильясов (1913)
  • Мөхәммәддәки Мөхәммәдшакиров (1908 елдан)
  • Совет заманы рәсми булмаган муллалары:
    • Касыйм бабай
    • Гариф Зарипов
    • Хәсип Әхмәтҗанов
    • Салих бабай
  • Габделхак Фазлыев (1991 елдан)
  • Илнур Мансуров (2010 елдан) [1]

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү