Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

дини оешма (Свердловск өлкәсе, Россия)

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз

Свердловск өлкәсе
мөселманнарының
төбәк Диния нәзарәте
Урал мөфтияте
Баш-фатир:

Россия байрагы Россия Федерациясе / Свердловск өлкәсе, 620010 Екатеринбург, Димитров ур., 15

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
имам-ахун

Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин

Нигезләү
Мөхтәсибәт идарәсенең статусын күтәрү

1994 ел

rdums.ru

Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) (рус. Региональное духовное управление мусульман Свердловской области, РДУМСО – Уральский муфтият) ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (җитәкче – югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (имам-ахун) ― Рәдифулла Рафаил улы Гыйндуллин.[1]

Тарих үзгәртү

Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. РДУМСО) 1994 елның язында Свердловск өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе базасында оештырыла. Мөхтәсибәт идарәсе 1991 елның 15 гыйнварында Россиянең һәм Себернең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте пленумы карары белән төзелгән булган. Екатеринбургның Чкалов районы Химмаш бистәсендә мөселман җәмгыяте 1994 елда оеша. Имам итеп Илһам Сафиуллин билгеләнә.[2]

Диния нәзарәте 22 җирле мөселман дини оешмасын берләштерә (2022 ел башына). Күпчелек җәмгыятьләр Свердловск өлкәсенең үзәк һәм төньяк өлешләрендә урнашкан. Үзәк аппарат «Рамазан мәчетендә урнашкан (Екатеринбург шәһәре, Димитров ур., 15).

Диния нәзарәте башлангыч дини белем бирү һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Кайбер мәчетләрдә балаларга һәм өлкәннәргә ислам һәм гарәп теле нигезләрен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре эшли.

Урал дәүләт тау университеты белән берлектә «Ислам теологиясе» юнәлеше буенча студентлар укытыла, алар университетны тәмамлаганнан соң, мәктәпләрдә, мөселман җәмгыятьләрендә яки муниципаль хакимият органнарында эшли ала.

Диния нәзарәте имамнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган семинарларда үз һөнәри квалификацияләрен камилләштерә, кайберләре Уфа һәм Казан ислам университетларында укый.

Мәчет үзгәртү

Диния нәзарәтенең үзәк мәчете ― Екатеринбургның Химмаш бистәсендә 2013 елда ачылган «Рамазан» мәчете. 1999 елдан хәзерге вакытка кадәр имам-хатыйб – Фәтхелкадыйр Насретдин улы Хәсәнов. Әлеге мәчет аның тырышлыгы белән төзелгән.

Диния нәзарәтенә караучы җәмгыятьләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү