Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте

дини оешма (Свердловск өлкәсе, Россия)

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте
Урал мөхтәсибәте
Баш-фатир:

Россия байрагы Россия Федерациясе / Свердловск өлкәсе, Екатеринбург, Студенческая ур., 56

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
имам-мөхтәсиб

Артур хәзрәт Мөхетдинов

Нигезләү
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлү

2016 ел

islamdumso.ru

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) (рус. Духовное управление мусульман Свердловской области ― Уральский мухтасибат) ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (җитәкче – мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. 2016 елдан имам-мөхтәсиб Артур Равил улы Мөхетдинов. [1]

Тарих үзгәртү

2016 елның 15 сентябрендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгән (Дәүләт теркәве номеры 1169600002835). Рәис булып имам-мөхтәсиб Артур хәзрәт Мөхетдинов ― мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Урал федераль округындагы вәкаләтле вәкиле тора.

Диния нәзарәтендә 23 дини оешма теркәлгән, барысы да эшли. Өлкәдә 1 мәчет ачылган, 4есе төзелә. Даими рәвештә якшәмбе мәктәбе эшли. Казанда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгына багышланган мәдрәсәдә Свердловск өлкәсеннән 15 кеше белем ала, әлеге һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләренә укырга шәкертләрне ел саен җибәрәләр.

Урал мөхтәсибәтендә 15ләп кеше эшли. Мөхтәсибәтнең төп максатларының берсе ― хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү. Рәис урынбасары Фаил улы Рамис хәзрәт Сираҗев Сембер өлкәсеннән, Казанда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгына багышланган мәдрәсәдә укыган, Илгиз хәзрәт ― Тольяттидан, Рушан хәзрәт – Нижгар өлкәсеннән, Ринат, Руслан хәзрәтләр ― Свердловск өлкәсеннән.

Диния нәзарәтенең административ эшләрне башкару өчен офисы юк.

Мәчет үзгәртү

Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенең үзәк мәчете – Екатеринбург шәһәренең юлдаш-шәһәре булган (шәһәр үзәкләре арасы 14 км) Югары Пышма шәһәрендәге имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчете (Октябрь урамы, 26).[2] Мәчетне 2001-2002 елларда Урал тау-металлургия компаниясе акчасына «Астек» төрек фирмасы төзегән.[3] Мөселманнар бу мәчетне Җәмигъ мәчете кебек кабул итә. Әлеге мәчет гыйбадәт кылу өчен өлкәдәге иң зур мәйдан булып тора. [4] Мәчеткә йөрүчеләрнең төп өлеше ― Урта Азия кешеләре (таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар), казакълар, азәрбайҗаннар. Җирле халыкның (татарлар, башкортлар) 15 проценты мәчеткә йөри. 2016 елдан мәчетнең имам-хатыйбы ― Равил улы Артур хәзрәт Мөхетдинов (Уфадан, 1989 елгы, Чиләбе мәдәният академиясендә, Мәскәү ислам институтында, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында аспирантурада укыган; 2016 елга кадәр «Мәдинә» нәшрият йортында, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында җитәкче булып эшләгән) [5], аңа кадәр мәчеттә таҗик кешесе имам булган. Җомга намазына өлкәнең төрле районнарыннан, Екатеринбургтан киләләр. Мәчеттә аралашу рус телендә алып барыла.

Мөхтәсибәткә керүче җәмгыятьләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү