Раев Ринат Афраем улы (26 июнь 1966 ел) — татар һәм башкорт җәмәгать эшлеклесе, мөселман дин әһеле. Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте рәисе (2005 елдан), Уфадагы Россия Ислам университеты ректоры (2003-2015). 2008 елдан Урал федераль округының баш мөфтие.

Ринат Раев
Туган 26 июнь 1966(1966-06-26) (57 яшь)
Карасу, Сафакүл районы, Курган өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәре мөфти

Биографиясе үзгәртү

1966 елның 26 июнендә Курган өлкәсе Сафакүл районы Карасу авылында туган. 1983 елда Мансур авылы урта мәктәбен тәмамлый[1].

1983 елда Троицк зооветеринария техникумына укырга керә. 1984-1986 елларда Совет армиясе сафында хезмәт итә. 1988 елда Троицк зооветеринария техникумын тәмамлый[1].

1993 елда «Ветеринария» һөнәре буенча Троицк ветеринария институтын тәмамлый. 1993-1995 елларда Троицк шәһәрендә мәдрәсәдә белем ала, имам-хатип булып китә[1].

1995 елдан Уфада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Баш мөфтиенең җаваплы сәркәтибе, эшләр идарәчесе булып эшли[1].

1996-1999 елларда «Теология» һөнәре буенча Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә укый. Бер вакытта мәдрәсәдә укыта һәм уку бүлеге буенча мөдире була.

1999-2003 елларда Ризаитдин Фәхреддин исемендәге Россия Ислам институты директоры була, институтны университетка үзгәртеп коруда катнаша[2].

2005 елдан Чиләбе Ак мәчетенең баш имам-хатыйбы.

2003-2015 елларда Россия мосолмандары Үзәк Диния назаратының Россия Ислам университеты ректоры була.

Бер вакытта 2005 елдан – Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфтие), «Һилал» гәҗитенең мөхәррире. 2006-2007 елларда Урал федераль округының баш мөфтие. Чиләбе өлкәсе Җәмәгать палатасы, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы Җәмәгать советы, Чиләбе өлкәсе Эчке эшләр дәүләт идарәлеге каршындагы Җәмәгать советы әгъзасы[1].

2007 елның ноябреннән Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Баш мөфтиенең мәгариф һәм кадрлар әзерләү буенча урынбасары[3].

Сафакүл авылында мәдрәсә ачу проектын күтәрә[1].

2008 елдан Урал федераль округының баш мөфтие.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Раев Ринат Афраемович 2018 елның 16 ноябрь көнендә архивланган. // «Лица Зауралья».
  2. Юнысова А. Б. Раев Ринат Афраемович(үле сылтама) // Башкортостан: народы и культуры. Иллюстрированная энциклопедия.
  3. Муфтий Челябинской и Курганской областей Ринат Раев // Центральное духовное управление мусульман России.