Айсылу Юнысова (11 апрель 1951 ел) — галим-ислам дине белгече, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1997), профессор (1999). Россия Федерациясенең (2016) һәм Башкортстан Республикасының (1997) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Айсылу Юнысова
Туган 11 апрель 1951(1951-04-11) (73 яшь)
Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре ислам белгече
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Җәмәгать эшлеклеләре (Сулдан уңга) — галимәләр Рәйхана Кунакова,Айсылу Юнысова, Мәхмүзә Гайнуллина һәм шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова

Биографиясе үзгәртү

Айсылу Билал кызы Юнысова 1951 елның 11 апрелендә Стәрлетамак шәһәрендә туган[1][2].

атасы турында

Эзләнүчән, киң карашлы, вакытында «буржуаз милләтче» исеме тагылган кыю холыклы тарихчы-этнополитолог, профессор Билал Юлдашбаевның кызы. Атасы 1953 елда М. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетында тарих фәне буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Билал Хәмит улы 1959 елда «Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү» исемле материаллар һәм документлар җыентыгын төзи. 990 биттән торган китапта 500-гә якын документ тупланган, яшь галим башкорт милли хәрәкәте тарихының ачарга ярамроган битләрен яктырта. 1963 елда КПСС-ның Башкортстан өлкә комитеты бюросында Билал Хәмитов бу китапта Әхмәтзәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт милли хәрәкәте һәм Башкорт АССРның төзелү тарихын гадел яктырткан өчен каты тәнкыйтькә дучар ителә һәм тарих бүлеге мөдире вазифасыннан алына.

Билал Юлдашбаевның 1972 елда чыккан «Башкорт халкының формалашу тарихы: революциягә кадәрге чор» исемле китабы да шау-шу тудыра. Аның өстеннән төрле органнарга, докторлык диссертациясен яклау буенча комиссиягә шикаять язалар. Галимгә бу каршылыкларны җиңеп чыгу җиңел булмый, әмма ул чигенми һәм 1974 елда шушы тема буенча докторлык диссертациясен Воронеж дәүләт университетында яклый.

1992 елда Башкортстан өлкә комитетының «Башкортстан АССР тарихының кайбер сорауларын дөрес яктыртмау турында» (1963 елның 12 июне) дигән постановлениесе гамәлдән чыгара. Билал Юлдашбаев барлыгы 100-дән артык фәнни эш, шул исәптән 10 монография авторы* http://www.bashinform.ru/news/161524-bilal-yuldashbaev-i-vystradannaya-im-pravda-istorii/.

фәнгә юлы

Айсылу Юнысова 1976 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының (хәзер Санкт-Петербург дәүләт университеты) тарих факультетын тәмамлый[1][2].

1979-1982 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасында укый[1].

1982-2003 елларда — Башкорт дәүләт университетының ассистенты, доцент һәм профессоры, яңа һәм хәзерге тарих кафедрасы мөдире[1][2].

1997 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы РАГС-та тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2003 елдан — Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының директоры[1][2][3]

Россия Фәннән Академиясенең Музейлар Советы әгъзасы.[1]

Башкортстан халыклары ассамблеясе әгъзасы.

«Известия Уфимского научного центра РАН» фәнни журналының баш мөхәррир урынбасары.

Башкортстан буенча Юстиция Министрлыгының Баш идарәсе каршындагы Дини җәһәттән дәүләт экспертизасы советы әгъзасы.

Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте Башкортстан бүлекчәсенең рәисе[1][4]

200-дән артык фәнни хезмәт авторы[2]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997)
  • Федераль Архив Агентлыгының Мактау грамотасы (2006)
  • Федераль Архив Агентлыгының Мактау грамотасы(2008)
  • Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының юбилей медале (2008)
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)

Чыганаклар үзгәртү

  • «Ислам в Башкортостане: История, состояние и перспективы развития» (Специальность — 09.00.06 «Фәлсәфә религии»)
  • Айсылу Юнусова — о языках: Основание для конфликтной ситуации в Башкирии нет[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Юнысова Айсылу Билал кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.