Мәхмүзә Гайнуллина

Мәхмүзә Гайнуллина (6 сентябрь 1937 ел) — галим-профпатолог, җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1999). Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистар берлекләре әгъзасы (1997). Россия Федерациясенең (1999) һәм Башкорт АССРның (1989) атказанган табибы. Нуриман районының мактаулы гражданы.

Мәхмүзә Гайнуллина
Туган 6 сентябрь 1937(1937-09-06)[1] (86 яшь)
Яңа Күл, Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты[1]
Һөнәре тикшеренүче
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d][1]
Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзалары — Нуриман районында. Гайнуллина Мәхмүзә Кәлимулла кызы райондашлары белән очрашуда (уңнан 2-нче). 2009
Җәмәгать эшлеклеләре (Сулдан уңга) — галимнәр Райхана Кунакова, Айсылу Юнысова, Мәхмүзә Гайнуллина һәм шагыйрь Гүзәл Ситдикова

Биографиясе үзгәртү

Мәхмүзә Кәлим кызы Гайнуллина 1937 елның 6 сентябрендә Башкорт АССРның Нуриман районы Яңа Күл авылында туган.

1973 елда Башкорт дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлагач, 2 еллык клиник ординатурада укыган.

1975 елдан Уфадагы Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институтында хезмәт юлын башлый. 1985-2002 елларда анда баш табиб була.

1987 елда «медицина фәннәре кандидаты», ә 1999 елда «медицина фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1974-1999 елларда Башкортстан телевидениесендәге «Сәламәтлек» тапшыруының авторы һәм алып баручысы була. Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы (1997).

2002 елдан «Эшләп йөрүчеләрнең репродуктив саулыгын саклау» лабораториясе җитәкчесе[2].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшләре нефть эшкәртү һәм нефтехимия сәнәгатендә эшләгән хатын-кызларның саулыгын тикшерүгә багышланган. 93 фәнни хезмәт авторы, 1 монография язган[2].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Мединститутта укыганда факультетның комсомол оешмасы секретаре, соңрак институтның ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары була. Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институтында эшләгән елларында партия бюросы секретаре итеп сайлана (1982-1989), КПСС-ның Киров райкомының бюро әгъзасы була (1989-1990).

Башкортстанның Профсоюзлар Федерация Советы әгъзасы (2000 елдан), ФНПР Генсоветының Гендер сәясәте буенча эксперт советы әгъзасы (2000 елдан), Башкортстан Профсоюзлар Федерациясенең Хатын-кызның социаль тигезлеге мәсьәләләре буенча комиссия рәисе (2001 елдан), Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте идарәсе әгъзасы (1998 елдан)[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (1999)
  • Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1989)
  • ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау Грамотасы (1973)
  • ССРБ-ның «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1974)
  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет Грамотасы (1999)
  • «Россия Профсоюзларына 100 ел» медале (2005).

Чыганаклар үзгәртү

  • Гайнуллина Мәхмүзә Кәлимулла кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Энциклопедия Известные ученые
  • Башкорт хатын-кызы мең еллыклар чигендә. Уфа, 2000.

Искәрмәләр үзгәртү