Ак мәчет (Чиләбе)

Чиләбе өлкәсе Чиләбе шәһәре мәчете (Россия)

Ак мәчет (рус. Ак-мечеть), Чиләбе шәһәренең 129нчы Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть №129 г. Челябинска) ― Чиләбе өлкәсе административ үзәге Чиләбе шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында [1]. Архитектура һәйкәле (җирле әһәмияттәге һәйкәл).

Мәчет
Ак мәчет
129нчы җәмигъ мәчете
Ил Россия
шәһәр 454001 Чиләбе өлкәсе, Чиләбе, Елькин ур., 16
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН, Чиләбе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1890
Төзелеш еллары 18901899 еллар
Төп даталар:
1890 (төзелеш башлану)
1899 (төзелеш тәмамлану)
1930 (ябылу)
1989 (яңадан ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1870―1880 елларда Азия урамында (хәзерге Елькин урамы) күпләп яшәгән татарлар һәм башкортлар хисабына Чиләбе мөселман җәмгыятенең шактый артуы сәбәпле (мөселманнар саны 1863 елдан 1894 елга кадәр 5 тапкыр арткан), шәһәрдә җәмигъ мәчетен төзүгә һәм мулла билгеләүгә ихтыяҗ туа.

1883 елның 30 мартында Чиләбе мөселманнары М. М. Сәлимовны имам вазифасына раслау турында үтенеч бирә. 1884 елның 30 апрелендә 143 кеше булган мөселман җәмгыяте шәһәрдә 300 дән ким булмаган мөстәкыйль мәхәлләсе булган Җәмигъ мәчетен төзүгә рөхсәт сорый.

Чиләбенең эре эшмәкәре Закир Галиев Җәмигъ мәчетен төзү өчен Азия урамындагы 24нче кварталда үз җир участогын һәдия итә.

1889 елның 3 февралендә мөселманнар шәһәр идарәсенә мәчет төзеләчәк җирне карауларын үтенеп гариза бирә. Шәһәр Думасы 1889 елның 14 февралендә узган утырышта махсус комиссия төзү турында карар чыгара. Әлеге комиссия 1889 елның 8 мартында участокны карап чыга һәм «мәчет төзелеше өчен урын бик кулай», дип карар чыгара. 1890 елның 9 апрелендә мөселманнар төзелеш эшләрен башлап җибәрүне сорап рәсми запрос биргән. Төзелеш вакытында, аерым алганда 1894―1896 елларда, мөселманнар намазларны вакытлы агач мәчеттә укыган. 1896 елда Җәмигъ мәчете мөәзине итеп Исхак Хөсәен улы Хөсәенов сайлана. Мәчет төзелеше 1890―1899 елларда алып барыла. Җәмигъ мәчетен төзү белән бергә, мәктәп өчен өч бинадан торган комплекс төзелә, соңрак бер бинада Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә урнаша. Ак мәчет 1899 елда ачыла.

1906 елда Җәмигъ мәчете химаячесе итеп З. Г. Галиев сайлана, аны Ырынбур мөселман диния нәзарәте (рәисе мөфти Мөхәммәтъяр Солтанов) раслый. Чиләбе җәмигъ мәчетен карап тоту өчен химаяче Себер урамындагы (хәзерге Хезмәт урамы) еллык кереме 1200 сум тәшкил иткән кибетен иганә иткән. Җәмигъ мәчетенең икенче имамы итеп танылган тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтмөнир Һадиев сайланган [2] . Шул ук елны Җәмигъ мәчете каршында бушлай мөселман китапханәсе-уку бүлмәсе ачылган [3].

1917 елгы революциядән соң Җәмигъ мәчете «дәүләт милке» дип игълан ителә һәм яңа хакимияттә теркәлү үткән дин тотучылар җәмгыятенә вакытлыча файдалануга тапшырыла. Җәмигъ мәчетенең мөселман җәмгыяте яңа хакимият белән кулай мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла. Аерым алганда, 1917 елның ноябрендә Чиләбе шәһәр Думасы каршында Мөселман мәгарифе комитеты эшли, ул мөселман уку-укыту һәм агарту учреждениеләрен тотуга акча бүлеп бирә. 1922 елда ачыгучыларга ярдәм итү буенча Чиләбе губерна мөселман комиссиясе оештырыла. 1922 елның 25 мартында әлеге комиссия оештырган «Ачлык мәҗбүр итте» спектакленнән һәм имам-ахун Сәлимҗан Урмановның мөрәҗәгатеннән соң, ачыгучылар файдасына шактый акча җыелган.

1930 ел башында Җәмигъ мәчете җәмгыятенең 181 кеше җыелган җыелышы, хакимият басымы астында, мөселман җәмгыятенең «үз ирке белән» таралуы һәм Җәмигъ мәчетен ябу турында карар кабул итә. 1930 елның 21 февралендә округ башкарма комитеты мәчетнең ябылуын раслый һәм бинаны «Милли азчылыклар клубы» итеп файдалану өчен тапшыра.

Бөек Ватан сугышы елларында Җәмигъ мәчете бинасында Чиләбе өлкәсе Туган якны өйрәнү музее һәм Татар-башкорт китапханәсе фондлары урнашкан булган. Ил мөселманнарының патриотик позициясен бәяләп, Совет хөкүмәте берничә дини корылманы дин тотучыларга кире кайтара. 1942 елның 9 сентябрендә шәһәр Советы башкарма комитетының кече составы тарафыннан кабул ителгән карар белән Чиләбе Җәмигъ мәчете бинасы да мөселманнарга кире кайтару каралган булган. Әмма мәчеттә саклана торган фондларны күчерү өчен биналар табылмау сәбәпле, әлеге карар үтәлми калган. 1950―1960 елларда мөселманнар мәчет бинасын үзләренә кире кайтару турында күп мәртәбәләр үтенсә дә, алар кире кагыла килә. 1980-еллар уртасына кадәр Җәмигъ мәчете бинасы хуҗалык ихтыяҗлары өчен склад буларак файдаланыла, тиешле карау булмау нәтиҗәсендә, гөмбәзе һәм манарасының бер өлеше юкка чыга. Мәчет бинасы Чиләбе өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеена тапшырылганнан соң, гөмбәз һәм манара яңадан торгызыла.

Мәчетне сүтү һәм аның урынында күрше 10нчы санлы мәктәп өчен бассейн төзү мәсьәләсе кискен торган [4].

Яңа заман үзгәртү

1988 елның 16 августында шәһәр башкарма комитеты Чиләбедә мөселман җәмгыятен теркәүне рөхсәт итү турындагы үтенеч белән чыга, шуннан соң 1989 елның язында Җәмигъ мәчете бинасы дин тотучыларга кире кайтарыла.

1989―2005 елларда, мәчет кире кайтарылганнан соң, беренче имам ― Бирдәви Заһретдинов. 2005 елдан мәчетнең баш имам-хатыйбы булып Ринат хәзрәт Раев (УрФО баш мөфтие, хаҗи) тора. Ак мәчеттә Ислам һәм гарәп язуы нигезләре буенча башлангыч курслар, шулай ук якшәмбе курслары эшли.

Бина үзгәртү

Бүген «Ак мәчет» металл түбәле бер катлы штукатурланган бинадан гыйбарәт. Фасад якты-зәңгәр төстә башкарылган. Дүрт яруслы сигезкырлы манарасы шпильле гөмбәз белән тәмамланган. Ике югары яруста түгәрәк балконнар урнашкан. Ярымтүгәрәк биек тәрәзәләре капкачлы итеп эшләнгән.

Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте аппараты (мөфти резиденциясе) биредә урнашкан. [5]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү