Әл-Әмин мәчете (Чибәркүл)

Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәре мәчете (Россия)


Әл-Әмин мәчете (рус. Мечеть Аль-Амин в Чебаркуле) ― Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендә урнашкан бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Беренче нигез ташы 2005 елда салынган, 2009 елда төзелеш тәмамланган. Башта мәчет «Ихлас» дип аталган, 2018 елдан исеме «Әл-Әмин» (гарәп. آمين‎ ― «ышанычлы») итеп үзгәртелгән [1].
Мәчетнең имамы (ачылган көненнән) ― Вугар Акперов, мөәзин ― Данил Хәсәнов.
Координатлары: N 54° 57′ 53.8596″ E 60° 21′ 1.3356″.

Мәчет
Әл-Әмин
Аль-Амин
Ил Россия
шәһәр Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл, Больничная ур., 16
Координатлары 54° 57′ 53.8596″
60° 21′ 1.3356″ (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Чиләбе өлкәсе мөфтияте Чибәркүл шәһәре мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләүче Вугар Акперов
Нигезләнгән 2005
Төзелеш еллары 20052009 еллар
Төп даталар:
2005 (төзелеш башлану)
2009 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Чибәркүл шәһәрендә мәчет төзү омтылышы 1960-елларда ук ясалган була, ләкин нәтиҗәсе булмый.

2003 елда имам итеп Чиләбе өлкәсе мөфтие Вугар хәзрәт Акперов сайлана. Ул шәһәрдә мәчет төзүне башларга вәгъдә итә. Мәчет төзелешенә шәһәр халкы ярдәм күрсәтә. Шәһәрнең төп сәнәгать оешмасы булган Чибәркүл металлургия заводы эшчеләре хезмәт хакларыннан православие храмы (2007 елда торгызылган Преображение храмы(рус.) һәм мөселман мәчете төзү өчен акча күчерә башлаган. Чибәркүл шәһәренең яһүд оешмасы 50 мең сумлык кирпеч алып биргән. Мәчеткә тәрәзәләр ясап биргән эшмәкәр (мөселман түгел) тәрәзәләрнең тулы бәясен алмаган [1].

Бина үзгәртү

Мәчет бинасы кызыл кирпечтән ислам кануннарын үтәп төзелгән. Архитектурасы буенча «манарасы керү юлында күтәрелгән мәчет» биналары төренә керә. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе икенче катта эшләнгән. Мәчеткә мөселман бәйрәмнәрендә 500-600 мөселман килә. Мәхәллә әгъзалары ― күпчелек, татарлар (2010 елгы халык санын алу буенча шәһәрдә татарлар 1234 кеше, ягъни шәһәр халкының 3 % ын тәшкил иткән [2]), башкортлар (959), азәрбайҗаннар, казакълар, үзбәкләр, таҗиклар, уйгырлар һ. б. [1]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү