Әхмәд Ясәви
Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) — гомумтөрки әдәбият вәкиле.
Әхмәд Ясәви | |
---|---|
Туган | XI гасырның икенче яртысы, 1093 ел дип күрсәтелә Яса төбәге |
Үлгән | 1166 ел Төркистан |
Күмү урыны | Мавзолей Ходжи Ахмеда Ясави[d] |
Ватандашлыгы | Караханиләр дәүләте[d] |
Һөнәре | шагыйрь |
Ул XI гасырның икенче яртысында Яса (Яссый) дигән төбәктә туган. Аның әтисе — шәйх Ибраһим Мәхмүд углы — иртә вафат була. Булачак әдип Арслан-баб дигән кешедә тәрбияләнә. Бохарада бөтен мөселман дөньясының мәшһүр шәхесе, рухание Йосыф Хамаданиның шәкерте була. Остазы үлгәч, аның урынына шәйх, ягъни суфилар башлыгы булып кала. Изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән Әхмәд Ясәви исән вакытта ук үз чорының атаклы кешесенә әверелә. Үлгәч исә аның популярлыгы тагын да арта; күп санлы легенда-риваятьләр туу, әдәби һәм гыйльми әсәрләр язылу — шуның ачык билгесе. Әдипнең кабере изге урынга әйләнә. Аның өстенә Аксак Тимернең зур корылма төзетүе дә мәгълүм. Еш кына «Мәдинәдә — Мөхәммәд, Төркестанда — Хуҗа Әхмәд» дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зиярәт кылуны ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр.
Шагыйрь әдәбиятта барыннан да элек үзенең шигырьләр тупламы — «Диване хикмәт» белән мәшһүр. Казан басмаларында аның күләме 300 биткә якын. Җыентыкта төрле зурлыктагы 135 шигъри әсәр бар. Алар, нигездә, ыстрафа ахырындагы рифмаларның соңгы хәрефләренә карап, әлифба тәртибендә урнаштырылганнар.
Әхмәд Ясәвинең шәкерте — Сөләйман Бакырганый
Моны да карагыз
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.