Татар поэзиясе антологиясе (1992)

татар шигъриятенең X гасырдан 1987 елга кадәрге тарихын чагылдырган тупланма.

Татар поэзиясе антологиясе — татар шигъриятенең X гасырдан 1987 елга кадәрге тарихын чагылдырган тупланма.

Татар поэзиясе антологиясе

Мөхәррир

Фәиз Зөлкәрнәев һәм Галимҗан Гыйльманов

Баш мөхәррир:

Гәрәй Рәхим

Жанр:

шигърият антологиясе[d]

Оригинал теле:

татар теле

Нәшер итүче:

Татарстан китап нәшрияты

Чыгарылыш:

1992

Алдагы:

1956

Тарих үзгәртү

Беренче басмасы Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан тезелә һәм 1956 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла[1][2]. 1957 елда антологиянең рус телендәге тәрҗемә варианты да дөнья күрә[1]. Әмма утыз елдан соң, татар әдәбияты фәне нык үскәнкәнгә һәм сәяси вазгыять йомшаруга күрә, яңа тупланманы бастыруга, бер яктан, ихтыяҗ һәм, икенче яктан, мөмкинлек туа. Яңа 1992 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басма ике кисәктән төзелә һәм күләме буенча беренчесеннән гаять аерылып тора[3].

Башта антология бер китапта гына хәзерләнә, әмма полиграфик мөмкинлекләр ягыннан чикләнү сәбәпле, соңыннан ике китапка бүленә һәм искәрмәләр белән аңлатмалар икенче китапка күчерелә.[3]

Тасвирлама үзгәртү

Тупланма X гасырдан 1987 елга кадәрге иң таныклы мәгълүм булган татар әдәбиятының ядкарьләрен кертүгә дәгъва итә. Татар әдәбияты дүрт зур бүлеккә төркемләнгән:

Татар поэзиясе антологиясенең бүлекләре
бүлекләр гасырлар / еллар мөхәррирләр
1 Татар халык иҗаты Фәиз Зөлкәрнәев
2 Урта гасырлар поэзиясе X-XVII йөзләр Фәиз Зөлкәрнәев, Галимҗан Гыйльманов
3 Яңа дәвер поэзиясе XVIII-XX йөз башы Фәиз Зөлкәрнәев
4 Совет чоры поэзиясе 1917-1987 еллар Харрас Әюп

Ядкарьләр тарих битләрендә тоткан әһәмиятлелеге нигезендә сайланалар һәм озын катлаулы татар поэзиясенең тарихы бер генә антология битләренә сыймау нәтиҗәсендә, күп әсәрләр кыскартылып китерелә[3]. Борынгы ядкарьләрнең зур өлеше басма өчен махсус хәзерләнә: гарәп имлясеннән кирилл имлясенә күчерелә, сүзләрнең хәзерге транскипцияләренә якынайтылып бирелә, китапның ахырындагы бүлектә архаизмнарга карата байтак искәрмәләр китерелә[3].

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Лирон Хәмидуллин. Шагыйрь Дәрдемәнд (tt). июнь 18, 2020 тикшерелгән.
  2. / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. I. — Б. 5. — ISBN 5-298-00565-9.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. I. — Б. 6. — ISBN 5-298-00565-9.

Шулай да карагыз үзгәртү