Фәиз Мәүлит улы Зөлкәрнәевтатар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан).

Фәиз Зөлкәрнәй
Туган телдә исем Фәиз Мәүлит улы Зөлкәрнәев
Туган 4 декабрь 1951(1951-12-04)
Бакалы районы, Сөендек авылы
Үлгән 1997(1997)
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, тәнкыйтьче

Биография үзгәртү

Фәиз Зөлкәрнәй 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында дөньяга килә. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта – колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 19741979 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрыгының Фәнни–методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр – социолог, аннары 19801983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның августыннан ул – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә.

Фәиз Зөлкәрнәев – 1970 еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләреннән берсе була. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре – шагыйрь Равил Фәйзуллинның иҗат портреты – 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Фәиз Зөлкәрнәевның яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкаләләр, эссе һәм рецензияләре республика газета–журналларында даими рәвештә басылып тора. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем?» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары тупланган җыентыгы чыкты.

1997 елда юл фаҗигасендә һәлак була.