«Отвага» (тат. Кыюлык) — Бөек Ватан сугышының башлангыч чорында (1941-1942 еллар) Волхов фронтының 2нче удар армиясенең рус телендә чыгучы көндәлек фронт газетасы.

Отвага
тат. Кыюлык

Газета логотибы
Tөр

хәрби-сәяси, көндәлек


Гамәлгә куючы

2нче Удар армия

Нәшер итүче

2нче Удар армия

Мөхәрир

Н.Д. Румянцев

Штат корреспондентлары

24

Нигезләнгән

1941

Сәяси тараф

ВКП (б)

Тел

рус теле

Публикацияләр туктату

1942

Төп офис

Волхов фронты (Тосна районы, Огорелье авылы)

Тарих үзгәртү

 
Газетаның 1 май саны. 1942

1942 елның 23 июненә кадәр көн саен чыгып килә. Мөхәрририят Огорелье авылында (хәзерге Ленинград өлкәсе Тосна районы) урнаша. Баштарак газетада 24 әдәби хезмәткәр — хәрби корреспондент эшли: Н.Д. Румянцев (мөхәррир, батальон комиссары), Л.Б. Перльмуттер, Н.Н. Лихачев (хәрби бүлек җитәкчесе), Е.В. Вучетич (рәссам), А. Кузьмичев, Л. Моисеев (мөхәррир урынбасары), Н. Родионов, М.Я. Каминер, А.И. Обыдена (корректор), В. Старченко (машинистка) һ.б. Чолганыштан 24 хезмәткәрнең 7 се генә исән чыга алган[1].
1942 елның маенда хезмәткәрләрнең саны кими: 11 майда 4 әдәби хезмәткәрне курсларга җибәрәләр, 18 майда корректор штаты кыскартыла.
1942 елның 24 июнендә, чолганышта калып, дошман кулына эләгү куркынычы тугач, газета мөхәрририяте һәм типографиясенең матди өлеше юкка чыгарыла.

Муса Җәлил - хәрби корреспондент үзгәртү

Төп мәкалә: Муса Җәлил
 
М. Җәлилнең «Гитлерның язгы резервлары» шигыре басылган саны. 19.04.1942

1942 елның 5 маеннан өлкән политрук Муса Җәлил газетага әдәби хезмәткәр - хәрби корреспондент штатына алына [2]. Муса Җәлил рус телендә язучы әдәби хезмәткәр (журналист) итеп кабул ителә.
Муса Җәлилнең үз фамилиясе астында «Автоматчы Поляков», «Засадада» (рус. В засаде), «Ашчы - мәргән атучы» (рус. Повар-сверхметкий стрелок) мәкаләләре басыла. Фронт хәлләре турында аерым мәкаләләре фамилиясе күрсәтелми дә басыла. Газетада шулай ук Муса Җәлилнең «Гитлерның язгы резервлары» циклына керүче 10лап шигыре рус телендә басыла. Әлеге шигырьләрендә хәрби алман әсирләреннән сорау алганда туган тәэсирләре белән уртаклаша. Хәтта бөек алман шагыйрьләрен дә атый алмаган алман хәрбиләрен «мразь» дип атый. Газетада эшләү чорында «Сандугач һәм Чишмә» балладасын яза, ләкин бастырырга өлгерми кала. «Эх, булса иде ирек», «Ишек төбендә» шигырьләре шул чорда язылган.
Газета өчен соңгы әзерләгән материалы — элемтәчеләрнең Мясной Бор янында фронтның авыр шартларында гаскәрне элемтә белән тәэмин итүләре турында була.

Әдәбият үзгәртү

  1. Гази Кашшаф. По завещанию Мусы Джалиля. Казань: ТКИ, 1984.
  2. Умирая, не умрет герой. Муса Джалиль и современность (төзүчеләре Р.Л. Исхаков, Е.К. Созина). Екатеринбург, 2006. ISBN 978-5-7525-1664-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү