Муса Җәлил һәйкәле (Әстерхан)

Истәлек һәйкәле (Әстерхан, Россия)

Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю в Астрахани) ― Әстерханда татар шагыйре, журналист, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) истәлегенә 2017 елның 13 маенда ачылган һәйкәл (бюст).

Һәйкәл
Муса Җәлил һәйкәле (Әстерхан)
Муса Җәлил һәйкәле
Муса Җәлил һәйкәле
Урын Әстерхан, Татищев урамы[d]
Сынчы Александр Аполлонов
Материал бронза

Һәйкәл (бюст) Әстерхан дәүләт университетының Татищев урамындагы Студентлар паркында урнашкан халыкара «Һәйкәлләр аллеясы»нда (рус. «Аллея памятников») ачылган. Студентлар паркында шагыйрьләр һәм язучылар аллеясында төрекмән шагыйре, фәлсәфәче Мәхтүмколый Фраги (2009 елда куелган), фарсы фәлсәфәчесе, галим, мәгърифәтче һәм шагыйрь Гомәр Хәйям (2016), танылган авар совет шагыйре Рәсүл Гамзатовка (2024) һәйкәлләр урнаштырылган[1].

Күренекле татар шагыйре Муса Җәлил 1933 елның 20 июленнән ике атна Әстерханда булып киткән[2]. Татар телендәге «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгәндә, биредә уздырылган беренче районара Ударник-балыкчылар съездына килгән. Ул шәһәр һәм аның тирә-ягы белән танышкан, съезд делегатлары белән очрашкан һәм аралашкан, Киләче авылында колхоз рәисендә кунак булган, яшелчәчеләрнең хезмәте турында очерклар һәм мәкаләләр язган, Каспий хәбәрчеләре эше белән кызыксынган һәм балыкчылык промыселында булган[3].

1959 елда Әстерханда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән урам[4] аталган (бер километр озынлыктагы борынгы урам Ленин мәйданыннан башлана[5][6]), анда кунакханә, ТЮЗ, өлкә балалар китапханәсе урнашкан, китапханә болдыры өстендә каһарман-шагыйрь хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган[7].

2017 елның 13 маенда Әстерхан дәүләт университетының скверында «Россия даны аллеясы» (рус. «Аллея Российской Славы») проекты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле ачылган. Проект авторы ― Краснодар скульпторы Александр Аполлонов. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән Әстерханның җәмәгать эшлеклесе Аделя Умерова һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары чыккан. М. Җәлил һәйкәле Әстерхан өлкәсе Знаменск шәһәренең гарнизон (Капустин Яр) башлыгы генерал-лейтенант Леонид Михолап ярдәме белән торгызылган[8].

2017 елның 13 маенда һәйкәлне ачу тантанасында Әстерхан өлкәсе губернаторы (2004―2018 елларда) А. А. Жилкин[d] һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашкан[9].

  Бу һәйкәлне ачу белән без тормышы һәм иҗаты Әстерхан төбәге белән бәйле булган геройның истәлегенә булган бурычыбызны үтибез[10]
А. А. Жилкин, Әстерхан өлкәсе губернаторы
 

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү