Ви́лһелм Фри́дрих Ра́длов (алман. Friedrich Wilhelm Radloff, рус. Василий Васильевич Радлов) – төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Төрки телләр белгече буларак бөтен дөньяга мәгълүм, Россиядә чагыштырма-тарихи тел белеменә нигез салган галим.

Вилһелм Фридрих Радлов

Тугач бирелгән исеме: Friedrich Wilhelm Radloff
Туу датасы: 5 гыйнвар 1837(1837-01-05)
Туу урыны: Берлин
Үлем датасы: 12 май 1918(1918-05-12) (81 яшь)
Үлем урыны: Петербург
Эшчәнлек төре: тюркология, фольклорчылык, археология

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Вилһелм Фридрих Радлов 1837 елның 5 гыйнварында Берлинда туа. Берлин университетында бик яхшы белем алып, ул бөтенләй ватаныннан китә, 1858 елда Петербургкга күчеп килә. Яшь фәлсәфә докторын Россиядә тел белеме, көнчыгышны өйрәнү кызыксындыра. 1859 елның 11 маенда ул Россиягә тугрылыкка антлар эчә һәм ватандашлыкны кабул итә. Шул көннән Вилһелм Фридрих Василий Васильевич Радлов булып китә.

Радловка Барнавылда укытучылык эшенә җибәрелә. Яшь белгеч кышын укыта, ә җәй айларында Алтай төбәге буйлап экспедицияләргә чыга: бай лингвистик материал җыя, төрки телнең җирле сөйләмен өйрәнә, археологик казу эшләре алып бара. «Образцы народной литературы тюркских племен» монографиясенең беренче өч томын яза. Шушы төпле, тирән нигезле хезмәт нәтиҗәсендә В.Радловның исеме фән дөньясында зур танылу ала.

Казан чоры үзгәртү

Галим тормышының Казан чоры (1871-1884) педагогик һәм административ эшчәнлек белән бәйле. Казан чорын, беренче чиратта, Казан округына кергән татар, башкорт, кыргыз мәктәпләренең инспекторы вазифасында башкарылган хезмәтләр билгели. Ул татар мәктәпләрен ачуда, укыту эшләрен уңай хәл итүдә күп эшләр башкара. Радлов тырышлыгы белән Татар укытучылар мәктәпләре 1872 елда Уфада, ә 1876 елда Казанда ачыла. В.Радлов инициативасы белән татар мәктәп-мәдрәсәләрендә рус сыйныфлары булдырыла, дөньяви фәннәр укытылган яңа татар мәктәпләре ачыла, татар хатын-кызлары өчен беренче мәктәп оештырыла.

Инспектор буларак, В.Радлов татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар биргән. Казан Татар укытучылар мәктәбен оештыруга үзеннән зур өлеш керткән. В.Радлов мәктәпнең уку-укыту бүлеген җитәкләгән, педагогика, дидактика, тарих фәннәрен укыткан. 1876-1917 елларда бу уку йорты барлыгы 389 укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, М. Корбангалиев, Х. Ямашев һ.б. бик күп күренекле шәхесләр бар.

В.Радлов Казан университеты каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшендә актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтен татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне 1877 елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.

Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киңкырлы булуы белән үзенчәлекле. 1871-1884 елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик телбелем мәктәбе үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән.

1872 елда Радлов “Образцы народной литературы тюркских племен” хезмәтенең 4нче томын, татар мәктәпләре өчен берничә дәреслек бастырып чыгара; 1882-1883 елларда ике чыгарышта (кисәктә) беренче мәртәбә төрки телләрнең “Vergleichende Grammatik der nordlichen Turksprachen. Phonetik” дигән чагыштырма фонетикасы басыла; 1883 елда “Aus Sibirien” хезмәте дөнья күрә, аны Көнбатыш Себер энциклопедиясе дип тә атыйлар.

Петербург чоры үзгәртү

Радловның тормышы һәм эшчәнлегендәге Петербург чоры (1884-1918) Азия халыкларының әдәбияты һәм тарихы буенча академик итеп сайланудан башлана. Бу чорда Радловның фәнни хезмәтләре тематик төрлелеге һәм уңышлылыгы, нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Моңа аның Алтай һәм Казандагы эшчәнлеге зур, мөһим тәэсир ясый.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.