Милләтләр Лигасы
Милләтлә́р Ли́гасы (ингл. League of Nations, фр. Société des Nations, исп. Sociedad de Naciones) — Версаль килешүе буенча төзелгән халыкара оешма. 1934 елның 28 сентябреннән 1935 елның 23 февраленә кадәр чорда Милләтләр Лигасына 58 дәүләт-әгъза кергән. Милләтләр Лигасының максаты — дөньяда тынычлык урнашуы, иминлекне тәэмин итү. 1946 елда үз эшчәнлеген туктата. Милләтләр Лигасының эшен Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәвам итә.
Милләтләр Лигасының 3 рәсми теле булды: инглиз, француз һәм испан телләре.
Милләтләр Лигасының рәсми символикасы һәм логотибы булмаган.
ТарихҮзгәртү
- 7 сентябрь 1926 ел — Испания Милләтләр Лигасыннан чыга.
- 8 сентябрь 1926 ел — Алмания Милләтләр Лигасына кертелә.
- 18 сентябрь 1934 ел — ССРБ Милләтләр Лигасы составына керә.