Бинали Йылдырым
Бинали Йылдырым, төр. Binali Yıldırım — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркиянең транспорт министры (2002-2016), Премьер-министры (2016 елның 24 мае — 2018 елның 24 июне). Төркиянең идарәче Гаделлек һәм үсеш фиркасе рәисе (2016 елның 22 мае — 2017 елның 21 мае). Берничә университетның (Берлин, Истанбул, Малмө) шәрәфле докторы.
Бинали Йылдырым | |
---|---|
Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе рәисе | |
Вазыйфада 2018 елның 12 июне – 2019 елның 19 феврале | |
Төркия премьер-министры | |
Вазыйфада 2016 елның 24 мае – 2018 елның 9 июне | |
Аңа кадәр | Әхмәт Давутоглу |
Төркия транспорт министры | |
Вазыйфада 2002–2016 | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 20 декабрь 1955 (68 яшь) Рефаһие, Төркия |
Сәяси фирка | Гаделлек һәм үсеш фиркасе |
Әни | Баһар (Bahar) |
Әти | Дурсун (Dursun) |
Белем | Стамбул техник университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 20 декабрендә Төркиянең Әрзинҗан иле (төр. Erzincan) Рефаһие (төр. Refahiye) шәһәрендә туган.
Истанбул техник университетының көймәләр төзү һәм диңгез белемнәре факультетын бакалавр һәм магистр булып тәмамлаган (1978). Уку йортын тәмамлагач, әлеге факультетта ассистент һәм фәнни хезмәткәр булып эшли, диссертация яклый.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1978-1993 елларда Төркиянең көймәләр төзү сәнәгате Баш идарәсендә инженер булып эшли.
- 1990-1991 елларда БМО Халыкара диңгез оешмасында Төркия вәкиле булып тора.
- 1991 елда Малмөда (Швеция) БМО Халыкара диңгез оешмасы каршындагы Бөтендөнья диңгез университетында (ингл. World Maritime University) һөнәри квалификация ала.
- 1994-2000 елларда Истанбул диңгез пароходчылыгында хезмәт итә.
- 2001 елда Рәҗәп Таййип Әрдоган белән [1] белән берлектә Төркиянең Гаделлек һәм үсеш фиркасен төзи.
- 2002 елда Гаделлек һәм үсеш фиркасеннән Төркия парламентына депутат булып сайлана, 13 ел дәвамында Төркиянең транспорт, диңгездә йөзү һәм элемтә министры вазифасында була. Әлеге вазифада вакытта Төркиядә автотрассалар, һава аланнары , тизйөрешле тимер юллар салу белән җитди шөгыльләнә: 17 500 км яңа автомагистраль юлы, 29 яңа һава аланы, 1 213 км тизйөрешле тимер юл салынган. Босфор бугазы аша көнбатыш Истанбулны көнчыгышы белән бәйләүче заманча күпер салу өчен дә җавап биргән [2].
- 2014 елда Измир мэрын сайлауда катнаша, ләкин Төркиянең җөмһүрият халык фиркасеннән булган кандидатка (гамәлдәге мэрга) оттыра.
- 2016 елның 22 маенда Гаделлек һәм үсеш фиркасенең яңа рәисе итеп сайлана. Фирка корылтаенда катнашучы 1 470 делегатның 1 405е аны яклап тавыш биргән.
- 2016 елның 22 маеннан 2018 елның 9 июненә кадәр Төркиянең премьер-министры[3].
- 2017 елның 21 маенда Гаделлек һәм тәрәккыят (алгарыш, үсеш) фиркасенең чираттан тыш узган корылтаенда фирка рәислегеннән чыгарыла. Фирка рәисе итеп Рәҗәп Таййип Әрдоган сайланды (1470 делегатның 1414е аның өчен тавыш бирде)[4].
- 2018 елның 12 июненнән 2019 елның 19 февраленә кадәр Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе рәисе.
- 31 мартта узачак Истанбул мэрын сайлауда намзәт буларак катнашырга җыена[5].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Сәмиха Йылдырым (Semiha Yıldırım) (1975), укытучы.
- Балалары: уллары Әхмәт, Әркан, кызы Бүшра (Büşra). Балалары исемендә «Derin Denizcilik Gemi Taşımacılık Sanayi ve limited şirketi» фирмасы бар.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 28.08.2014 Рәҗәп Әрдоган Төркия президенты булып сайланды
- ↑ Бинали Йылдырым турында Biyografi.info сайтында(төр.)
- ↑ Төркиянең яңа премьер-министры итеп Бинали Йылдырым билгеләнде
- ↑ Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хакимияттәге фирка рәисе итеп сайланды. Азатлык Радиосы, 21.05.2017
- ↑ Төркия парламенты рәисе Бинали Йылдырым вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 19.02.2019