Төп менюны ачу

Әдилә Айда, Гадилә Садретдин кызы Максудова (Төркиядә: Adile Ayda, 1912 елның 7 марты, РИ, Питырбур1992 елның 5 октябре, Төркия, Истанбул) — язучы, тарихчы галим, Төркия Республикасының беренче хатын-кыз дипломаты.

Әдилә Айда
Адилә Айда.jpg
Туган телдә исем Гадилә Садретдин кызы Максудова
Туган 7 март 1912(1912-03-07)
РИ, Петербург
Үлгән 5 октябрь 1992(1992-10-05) (80 яшь)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Зынҗырлыкое зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Төркия байрагы Төркия
Әлма-матер Лицей Богоматери в Сионе[d]
Һөнәре тарихчы, язучы, дипломат
Эш бирүче Әнкара университеты[d]
Балалар кызлары Гөнүл, Гөлнур
Ата-ана

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1912 елның 7 мартында Питырбурда туган. Әтисе — РИ Дәүләт думасы депутаты (1925 елдан Мостафа Кемаль Ататөрекнең киңәшчесе) адвокат Садретдин Низаметдин улы Максудов (Төркиядә: Sadri Maksudi Arsal, Садри Максуди Арсал), әнисе — Ырынбур алтын приискылары хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән Камилә Шакир кызы Рәмиева. Сеңлесе — Наилә (Турһан). Октябрь инкыйлабыннан соң, гаиләсе белән Финляндиягә китә. Башлангыч белемне Берлинда һәм Парижда ала.

ТөркиядәҮзгәртү

Истанбулда Нотр Дам Де Сион француз лицеен, Әнкара университетының юридик факультетын тәмамлый.

1932 елдан Төркиянең чит ил эшләре министрлыгында эшли башлый. 1934 елда хатын-кызларны чит илләрдәге вәкиллекләргә билгеләүне тыю турында (төр. Dış ülkelere tayin edilemezler) карар кабул ителгәч, отставкага китә. Әнкара консерваториясендә, халык мәгарифе көллиятендә, Әнкараның кызлар лицеенда француз теле укыта.

1941 елда Әнкара университетының тел һәм тарих-география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Шул ук елдан Әнкара университетының француз теле һәм әдәбияты бүлегендә ассистент, 1943 елдан доцент.

1942 елда мөһәндис Рәшит Мазһар Айдага кияүгә чыга. 1957 елга кадәр Истанбул университетының(төр.) әдәбият факультетында укыта.

Дипломат эшчәнлегеҮзгәртү

1957 елда Төркиядә хатын-кызларны чит илләрдәге вәкиллекләргә билгеләүне тыю турындагы карарны юкка чыгаралар. Әдилә Айда Төркия чит ил эшләре министрлыгына үз вазифасына кире кайта.

1958 елда БМО Генераль Ассамблеясе делегаты.

1959 елдан Төркиянең Һаагадагы бөек илчелеге киңәшчесе.

1961 елдан Төркиянең Белградтагы бөек илчелеге киңәшчесе.

1963 елдан Төркиянең мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директорының ярдәмчесе.

1966 елда Италия ордены белән бүләкләнә.

1967 елдан Төркиянең Римдәге бөек илчелегендә илче вазифасында. Римдә вакытта этрускларның килеп чыгышын тикшереп, француз һәм төрек телләрендә фәнни хезмәтләр яза, этрускларның борынгы төркиләрдән килеп чыгуы идеясен исбатлый. «Этрусклар (турсакалар) төрки булган» (Etrüskler (Tursakalar) Türk idiler) китабын яза[1][2].

1971 елда Әнкарага министрлык киңәшчесе вазифасына кайта.

Язучылык эшен дәвам итә. Мәдәният һәм әдәбият темаларына язылган мәкаләләрен «Тәрҗеман», «Хисар» гәҗитләрендә бастыра. Әтисе Садри Максудиның тормышы һәм иҗаты турында китап яза[3]. Әсәрләре: «Yahya Kemal’in Fikir ve Şiir Dünyası» (Яхъя Кемальның фикер һәм шигырь дөньясы), «Böyle İdiler Yaşarken» (Исән чакта шундый иделәр), «Bir Demet Edebiyat» (Әдәби гөлләмә) һ. б.

19761980 елларда Төркия Республикасы сенаторы.

1992 елның 5 октябрендә Истанбулда вафат. Зинҗирликөй зиратында җирләнгән.

ГаиләсеҮзгәртү

Беренче ире — табиб.
Икенче ире — АКШта белем алган мөһәндис-механик Рәшит Мазһар Айда (төр. Reşid Mazhar Ayda) (19001986). 1942 елда өйләнешкәннәр. Кызлары Гөнүл Пултар, филология докторы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе; Гөлнур Учок, икътисадчы.

  • 5 оныгы[4].

Кайбер әсәрләреҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

 
кызы Гөнүл (у), оныклары Сәлҗүк, Гәрәй, Эрэн, кыз туганының улы Али Вахит Турһан (с)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү