Мөхәммәт-Әмин
Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 1487—1495, 1502—1518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала.
Мөхәммәт Әмин бине Ибраһим хан | |
---|---|
Туган | 1469 Казан ханлыгы |
Үлгән | 1518 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри, шагыйрь |
Ата-ана |
|
Тарихы
үзгәртүМәскәү йогынтысы астында
үзгәртү1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Моңа кадәр рус кенәзе Иван III аңа Кашир һәм Серпухов шәһәрләрен идарәгә һәм «туклануга» биргән була. Бу вакытка инде ул 30 яшькә җитә, чыгышы аркасында, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәтта рус гаскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.
Мәскәү протекторатыннан баш тарту
үзгәртүИкенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәт-Әмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгәте – Илһам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясаган.
Илһамның тол хатыны Казан җиренең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше булган, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәт-Әминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Руська үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.
Яшерен әзерләнүләр
үзгәртүМөхәммәт-Әмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен рәвештә әзерләнгән. Моны Мәскәү идарәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә белми калганнар. Мөхәммәт-Әминне һәм Габдел-Латыйфны тәхеттән төшерүдә гаепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән.
Беренче бәрелеш
үзгәртүКартаеп беткән Иван IIIнең көннәре инде санаулы гына калганлыгын, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы – тәхет варисы Василий III әтисе кебек сәләткә ия булмаган. Мөхәммәт-Әмин 60 меңле гаскәрен Түбән Новгородка таба җибәргән. Олуг кенәз татарларның чик буендагы Сыры елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аларга каршы үз гаскәрләрен чыгарган. Әмма казанлылар бу вакытта инде Түбән Новгородны камап өлгергәннәр, тик шәһәрне ала алмаганнар һәм, рус гаскәре белән очрашмыйча, кире кайтып киткәннәр.
1505 елның октябрендә Иван III үлгән, ә 1506 елның апрелендә Василий III Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән— флотилия һәм атлы гАскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәт-Әмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гАскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 июнmдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гәскәре 100 мең кешедән торган. Россия тарихы турындагы хезмәтендә Карл Маркс та бу сугышны телгә алып болай ди: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр, бары 7000 кеше генә котылып кала алган...» (Казан янындагы сугыш (1506))
Мөхәммәт-Әминнең җиңүе
үзгәртүКыскасы, анда бик каты сугыш булган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Василий III Мөхәммәт-Әмин хан белән «элеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С. Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идарәчесеннән бераз тын алганнар».
Мөхәммәт-Әмин солыхка ризалык биргән һәм шуннан ары аның сәяси эшчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми.Тарихчы М. Г. Худьяков аның шушы чордагы идарәсенә мондый бәя бирә: руслар өстеннән менә дигән җиңү яулап, Мөхәммәт-Әмин Мәскәүгә ярарга тырышкан элекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгатьчелеге каршында үзен аклаган, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән:
Воистину Аминова победа – Разбил врага и не достигнул цели. |
Хан-шагыйрь
үзгәртүМөхәммәд Әминнең 12 юллык «Гыйкаб» («Үч») исемле шигыре билгеле. Бу парчада шагыйрь, үз элгәреләре Сәйф Сарай, Әхмәд Үргәнчи, Бәззази традицияләрен дәвам итеп, Аксак Тимернең шәхесен, еш-гәмәлләрен кискен тәнкыйтьли, аның җиргә, «ислам йортына» «золым», «фетнә» китерүен күрсәтә һәм Алладан бу «залимгә» каты җәза бирүен үтенә.
Сөембикә манарасы. Хан-Төзүче
үзгәртүКайбер тарихчылар фикерләре буенча, Сөембикә манарасы Мөхәммәд-Әмин вакытында төзелгән. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус.) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин Мәскәүдә Иван III янында яши. Фаразлар буенча, Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакыра. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Әмма әлеге фикергә каршы дәлилләр күп булу сәбәпле, тарих фәнендә ул дөрес түгел дип санала.
Соңгы елларда Мөхәммәд Әмин каты авырып киткән һәм 48 яше тулганда – 1518 елда вафат булган. Сөембикә манарасы янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән.
Каберен табу
үзгәртү1977 елда Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә Мәхмүт хан кабере табылган.
2017 елның 19 маенда Мәхмүд хан һәм Мөхәммәд-Әмин хан махсус җеназа йолалары буенча Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән[1].
Моны да карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Экскурс в историю древней Булгарии
- Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. М.,1991.
- М. Г. Худяков Очерки по истории Казанского ханства. Москва, «ИНСАН», 1991, ISBN 5-85840-253-4
- Похлебкин В. Татары и Русь. Москва «Международные отношения» 2000
- ↑ https://www.business-gazeta.ru/article/346346 Рустам Минниханов: «Мы помещаем наших ханов в объятия земли»