Мәхмүт хан

(Мәхмүд хан битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мәхмүт хан яки Мәхмүд хан (тат. محمود خان, tat. lat. Mäxmüt xan(үле сылтама), ) – 1445-1465 елларда Казан ханы, Олуг Мөхәммәт ханның улы. Казан ханлыгының чәчәк аткан чорында идарә иткән хан.

Мәхмүт хан
Казанның икенче ханы
Вазыйфада
1445–1465
Аңа кадәр Олуг Мөхәммәт
Дәвамчысы Хәлил
Үлгән 1465(1465)
Казан
Балалар Хәлил, Ибраһим
Казан ханлыгы
Мәхмүт хан Сөембикә манарасы янындагы Казан ханнары төрбәсендә күмелгән

Идел буе өчен көрәш үзгәртү

Бөек Идел юлы өчен 1446, 1448 елларда Мәскәү кенәзлегенә каршы сугыша. Сугышлар нәтиҗәсендә татар-болгар гаскәрләре рус гаскәрләрен җиңгән һәм Болгар Олысы бәйсез Казан ханлыгына әверелгән, ә рус гаскәрләре җиңелгәннән соң Мәскәү янында Касыйм ханлыгы барлыкка килгән.

Мәскәү өстендә җиңүләр үзгәртү

Мәхмүт әтисенең эшчәнлегендә актив катнашкан. Сүздәл янындагы сугышта Мәхмүт сәргаскәре вазифасында булып рус гаскәрләрен тар-мар иткән.

Биләү янындагы сугышта да Мәхмүт әтисенә бик булышкан һәм татар җиңүләрендә аның роле шактый зур.

Сүздәл янындагы сугыш (1445) нәтиҗәсендә рус бөек кенәзе Василий II Казан әсирлегенә эләгә, һәм зур ясак түләгәннән соң азат ителә.

Мәхмүт хан - тынычлык саклаучы хан-төзүче үзгәртү

Мәскәү Казанга 1445 елда җиңелгәннән соң берничә дистә ел дәвамында ясак түләгән. Мәхмүт хан зур акча туплап Казан Кирмәнен ныгытып төзи башлаган. Рус тарихчысы Худяков буенча, Мәхмүт хан идарә иткән чорында Казан шәһәре Көнчыгыш Аурупаның сәүдә үзәгенә әверелә. Мәхмүт хан Казан Ярминкәсенең үсешенә булышкан, әһәмиятлелеген күтәргән. Урта Азиядән, Кавказдан, Фарсы Иленнән, Идел буеннан, Русьтан төрле тауарлар Казан Ярминкәсенә юнәлгән булган.

Мәхмүт хан идарә иткән чорда Казан шәһәре баеган һәм күп яши торган Ислам мәдәнияте үзәгенә әверелгән.

Мәхмүд хан идарә иткән сугыш булмаган дәвердә Казан ханлыгының дәүләт тәртибе формалашкан.

Мәхмүд хан 1465 елда үлгәннән соң аның улы Хәлил Казан тәхетенә утырган.

Каберен табу үзгәртү

1977 елда Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә Мәхмүт хан кабере табылган.

2017 елның 19 маенда Мәхмүд хан һәм Мөхәммәд-Әмин хан махсус җеназа йолалары буенча Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән[1].

Элгәре:
Олуг-Мөхәммәт
Казан ханы

1445-1465
Аннары:
Хәлил

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. https://www.business-gazeta.ru/article/346346 Рустам Минниханов: «Мы помещаем наших ханов в объятия земли»