Олуг-Мөхәммәт

(Олуг Мөхәммәт битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Олуг-Мөхәммәт хан яки Олыг Мөхәммәт (tat. lat. Oluğ-Möxämmät(үле сылтама), اولوغ محمد, Oluğ Mөxәmmәt; 14051445) — Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан (14381445) ханы. Ичкиле Хәсәннең улы. Башка Мөхәммәттән аермалы буларак Олуг кушаматы ала. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.

Олуг-Мөхәммәт
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1419 – 1423
Аңа кадәр Хаҗи Мөхәммәт
Дәвамчысы Бәрәк хан
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1426 – 1427
Аңа кадәр Бәрәк хан
Дәвамчысы Бәрәк хан
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1428 – 1432
Аңа кадәр Бәрәк хан
Дәвамчысы Кече Мөхәммәт
Казанның беренче ханы
Вазыйфада
1438 – 1445
Аңа кадәр Казан әмире
Дәвамчысы Мәхмүт хан
Туган 1405
Үлгән 1445
Казан, Казан ханлыгы
Балалар Мәхмүт хан, Мостафа, Касим, Якуб
Әти Ичкиле Хәсән

14191420, 14211423, 14261437 елларда Алтын Урданың ханы була. 14191423 елларда, Җучи Олысы өчен, тукайтимуридлар династиясенең кече тармагы белән көрәш алып бара. Җиңелгәч, 1423 елда Идел Болгарстанына кача. 1426 елда Литва кенәзе Витовт ярдәме белән Алтын Урда тәхетен кайтара.

Алтын Урда тәхетендә

үзгәртү

Үзенең хакимиятен Кырымга җиткереп, төрек солтаны Мурад II белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. 14281429 елларда Мисырга илчелек җибәрә. 1431 елда Олуг-Мөхәммәт мәхкәмәсенә бөек кенәзлек тәхетенә хокуклары булган Дмитрий Донскойның улы һәм оныгы килә. Хан эшне мәсьәләне Василий II файдасына чишә.

Мәскәү белән сугышлар

үзгәртү

1436 елда Тимер Котлыгның бер туганының улы , Гыяседдин, тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Кырымга китергә мәҗбүр була. Ләкин тиздән, ярдәмгә Сәет-Әхмәт ханны чакырган, биредәге Хәйдәр әмир белән мөнәсәбәтләре бозыла.

Биләү янындагы сугыш (1437)

үзгәртү
 
Олуг Мөхәммәт Биләү сугышында 1437 ел, Петров рәсеме

Каршы тора алмаячагын аңлап, өчмеңлек гаскәре белән Кырымнан китә һәм Рус Олысы ягына юнәлеп, Белев шәһәренә урнаша. Ләкин Василий шәһәрне ташлап китүен таләп итеп, аңа каршы 30-меңлек гаскәрен җибәрә. Сугыш нәтиҗесендә 3 меңлек татар гаскәре 30-меңлек рус гаскәрен тар-мар иткән.

Олуг-Мөхәммәт Рус Олысында озаклап тормый, ә Алтын Урданың Болгар Олысы җирләренә, Казанга, юнәлә. Казан елъязмачысы язуынча, болгарлар һәм черемислар, русларның һәҗүмнәреннән яклый алырлык көчле территориаль хакимиятнең урнашуына шатланганнар. Урта Идел буенда урнашкач, хан Рус Олысы өстеннән хакимиятен торгызырга уйлый. Һөҗүмнәрен 1439 елда башлый. Шул елның язында хан Нижгарны ала, Мәскәүгә хәтле җитә.

Сүздәл янындагы сугыш (1445)

үзгәртү

14441445 елларда хан Мәскәүгә каршы тагын бер һөҗүм оештыра. 1444 елда морзалар көнчыгыш рус өлкәләрен алалар. Рязань кенәзлегенә каршы һөҗүмдә ханның улы Мостафа үлә. 1445 елда Олуг-Мөхәммәт Нижгарны ала һәм аннан Мөрәмга юнәлә. Василий II кенәзләрнең берләштерелгән гаскәре белән аңа каршы юнәлә, һәм хан Нижгарга кайта. Сүздәл тирәләрендәге 1445 елның 7 июлендәге хәлиткеч сугышта Мәхмүд һәм Якуб җитәкчелегендәге казан гаскәре русларны тар-мар итә. Василий кенәз һәм аның икетуганы Михаил Верейский әсирлеккә алыналар.

Сугыш нәтиҗәләре: Казан ханлыгы тарафыннан Мәскәү гаскәрләрен тар мар итү, Мәскәү бөек кенәзе Василий 2 Кара әсирлеккә алу (бердәнбер тапкыр тарихта), зур салым салу, Касыйм ханлыгы Мәскәү янында барлыкка килү.

Василий Нижгарга китерелә, ә соңрак Курмышка. Ул октябрьдә иреккә чыгарыла, ә Олуг-Мөхәммәт Казанга кайта. Василийның иреккә җибәрелүенең төгәл шартлары билгеле түгел, ләкин ул зур контрибуция була, аны җыю өчен Мәскәүгә 500 казанлы килә. Рәсәй җирләрендә Касыйм ханлыгы барлыкка килүен Олуг Мөхәммәтнең бу җиңүе белән бәйләргә кирәк. Касыйм ханлыгының беренче ханы Олуг-Мөхәммәтнең улы Касыйм була.

Олуг-Мөхәммәт Нижгарка яудан Казанга кайтканда авырудан үлгән.

Казан тәхетендә аның улы Мәхмүт утырган.

Уллары

үзгәртү

Олуг-Мөхәммәт ханның түбәндәге уллары билгеле:

Элгәре:
Казан әмире
Казан ханы

1438-1445
Аннары:
Мәхмүт хан

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү