Куликово сугышы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Куликово сугышы - рус кулъязмасында һәм әдәбиятында сурәтләнгән сугыш. Рус әдәби әсәре (Задонщина, Сказание о Мамаевом побоище) буенча сугыш 1380 елда булган, ләкин башка чыганакларда - татар, фарсы, литвалы, болгар, гарәп кулъязмаларында сугыш телгә алынмый.

Куликово сугышы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Куликово кыры[d] һәм Тын
Дәүләт  Бөек Мәскәү кенәзлеге
Урын Куликово кыры[d]
Вакыт мизгеле 8 сентябрь 1380[1][2]
Катнашучы(лар) Бөек Мәскәү кенәзлеге, Түбән Новгород - Суздаль бөек кенәзлеге[d], Смоленск кенәзлеге һәм Олуг Олыс
Сурәтләнә Сказание о Мамаевом побоище[d] һәм Задонщина[d]
Карта
 Куликово сугышы Викиҗыентыкта

Уйлап чыгарылган рус чыганагы
Алтын Урда 14 гасырда

Рус әдәбияты буенча сугышта, Дмитрий Донской төмән булып торган Мамайның гаскәрен җиңгән, ләкин Туктамыш хан үзе Мамай гаскәрен Калка елгасында 1380 елда җиңгән һәм бердәнбер канунлы хан булып чуалыш чорын туктаткан.

Тәнкыйть

үзгәртү

Кайбер тарихчылар Куликово сугышын рус кулъязмасында һәм әдәбиятында гына уйлап чыгарылган сугыш дип саный[3].

Сугышны уйлап чыгару Мәскәү кенәзлегенә бик кирәк булган, чөнки Мәскәү баш рус шәһәре булырга өметләнеп рус җирләрен берләштерүче буларак кулъязмада тасвирланган. Пропаганда ысулы башка рус кенәзлекләренә кулъязмада русларның киләчәктәге башкаласын күрсәткән. Ләкин Туктамыш хан Мәскәүнең сепаратист ниятләрен бастырган һәм Мәскәүне 1382 елда басып алып яндырган.

Җитмәсә рус кулъязмасында күрсәтелгән урында - Непрядва елгасы янында бернинди хәрби табылдыклар, мәетләр сөякләре, калган кораллар табылмаганнар. Фаразланган сугыш нәтиҗәсе булмаган: Рус Олысы Алтын Урдага буйсынып калган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү