Смоленск кенәзлеге

Смоле́нск кенәзлеге, бөек Смоленск кенәзлеге - урта гасырларда бүгенге Россия Федерациясе җирләрендә XII гасыр-XIV гасырларда урнашкан рус кенәзлек. Днепр елгасының башында урнашкан Киев Русе биләмәсе булып торган, ә соңрак - өлешчә бәйсез бөек кенәзлек. Үзәге - Смоленск шәһәре. в верховьях рек Днепр, Волга и Западная Двина в XIIXIV веках. Столица — город Смоленск. Путь из варяг в греки проходил через княжество и был важным источником дохода его правителей.

Смоленск кенәзлеге
Смоленское княжество

1127 ел — 1508 ел



Башкала Смоленск
Зур шәһәрләр Смоленск
Кенәзләр
 - 988 ел - Станислав Владимир улы
 - 1054 ел - 1056/1057 ел. Вячеслав Ярослав улы
 - 1056/1057 ел. - 1060 ел Игорь Ярослав улы
 
XI гасыр Киев Русе

Смоленск шәһәре беренче тапкыр «Повесть временных лет» елъязмасында 862 елда кривичлар кабиләсе үзәге буларак телгә алына.

882 елда Новгород кенәзе Күрәзә Олег Киевны яулап ала һәм Киев Русен нигезли.

1132 елда Владимир кенәзе Мстислав үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Сүздәл кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге һ.б.

1183 елның җәендә Владимир-Сүздәл кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Мөрәм кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

XII гасырдан Смоленск - кенәзлек үзәге булып торган.

Калка елгасы сугышында (1223) җиңелү Смоленск хәрби көчләрен кискен зәгыйфьләгән.

1225 - 1245 елларда Смоленск кенәзлеге Литвага каршы сугыша.

Кенәзлекнең бәйсезлеген югалту һәм акрынлап таркалау (1274 елдан 1404 елга хәтле)

үзгәртү

1274 Алтын Урда ханы Менгу Тимер Смоленск кенәзлегенә Литвага каршы гаскәрләр белән булышкан. Татар гаскәре сугыш хәрәкәте нәтиҗәсендә Литва чигенгән.

Шул булышудан соң 1275 елдан Смоленск кенәзлеге Алтын Урдадан бәйлелегенә эләккән.

1356 елда Литва кенәзе Ольгерд Брянск, Ржев шәһәрләрен басып ала.

1386 елда Вихря елгасында Ягайло җирле башлыгы Скиргайло Смоленск гаскәрен тар-мар итә.

1395 елда Литва кенәзе Витовт Смоленскны басып ала һәм үз вәкилен шәһәрнең идарәчесе итеп куя.

1404 елда Литва кенәзе Витовт яңадан Смоленск шәһәрен басып ала һәм Литвага куша.

1404 елданБөек Литва кенәзлеге эчендә.

 
Бөек Литва кенәзлеге эчендә

1514 елда Василий III җитәкчелегендәге Мәскәү гаскәре шәһәрне ала һәм Бөек Мәскәү кенәзлеге эченә кертә. 1611 елда, ике ел дәвамында камалыштан соң, шәһәрне поляк гаскәрләре басып ала. Руслар тарафыннан кайтару омтылышлары (16151617, 1634) уңышсыз тәмамлана.

Смоленск воеводалыгы

үзгәртү

1654 елда Россия патшалыгы Смоленск кенәзлеген сугышып кайтара, 1686 елда Речь Посполитая белән Солых Килешүе нәтиҗәсендә Смоленск кенәзлеге рәсми рәвештә Россия эченә керә.

Смоленск кенәзләре

үзгәртү

Смоленск Киев Русе эчендә булган чакны

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Маковский Д. П. Смоленское княжество / Смоленский краеведческий научно-исследовательский институт. — Смоленск, 1948. — 272 с.

Шулай ук карагыз

үзгәртү