Михаил Худяков

(Худяков, Михаил Георгиевич битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Михаил Худяков (1894 ел, 15 сентябрь, Вятка губернасы, Малмыж шәһәре — 1936 ел, 12 декабрь) — күренекле рус тарихчысы, археолог, этнограф, фольклорчы. Төп фәнни хезмәтләре татарлар тарихына, Идел буе Болгары, Казан ханлыгы дәүләтләре тарихына багышланган.

Михаил Худяков
Туган телдә исем Михаил Георгиевич Худяков
Туган 15 сентябрь 1894(1894-09-15)
Нократ губернасы, Малмыж шәһәре
Үлгән 12 декабрь 1936(1936-12-12) (42 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биография үзгәртү

Рус сәүдәгәре гаиләсендә туа. Казан классик гимназиясендә, аннары КДУның тарих бүлегендә укый. Укыган чакта ук Идел буе халыкларының тарихы һәм этнографиясе белән кызыксына башлый. 19191925 елларда Казан музееның археология бүлегенең мөдире була. 1918 елда Малмыжда Тарих җәмгыяте кора һәм Кузебай Герд ярдәмендә халык иҗаты әсәрләрен, ар һәм мари халыкларының төрле риваятьләрен туплый башлый.

Михаил Худяков ар телен белә торган була.

Университетны тәмамлаганнан соң ул Казанда укытучы, эзләнүче-галим, музей эшләрен башлап җибәрүче булып эшли.

1925 елда ул Ленинградка күченә. 1920-елларда Урта Иделдә яшәүче халыкларның тарихын һәм этнографиясен өйрәнүгә күп көч куя.

1935 елның 17 февралендә ул тарих фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.

1936 елда ул троцкизмда гаепләнә һәм шул ук елның 12 декабрендә атып үтерелә. 1957 елда ул тулысынча реабилитацияләнә.

Татар җәмәгатьчелеге арасында үзенең «Очерки по истории Казанского ханства» дип аталучы тарихи әсәре белән танылган.

Истәлек үзгәртү