Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее

Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее (баш. Башҡортостан Республикаһының милли әҙәбиәт музейы, рус. Национальный литературный музей Республики Башкортостан) - музей, 2000 елның 6 гыйнварында Уфа шәһәрендә ачыла. Аның составында 5 филиал: Мәҗит Гафури музее, Арыслан Мөбәрәков музее, Мөхәммәтсәлим Өметбаев музее, Мифтахетдин Акмулла музее, Шәехзадә Бабич музее.

Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее
Нигезләнү датасы 6 гыйнвар 2000
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Уфа
Бәйле оешмалар Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее, Музей Шайхзады Бабича[d], Музей М. Акмуллы[d] һәм Музей Мухаматсалима Умутбаева[d]
Рәсми веб-сайт literatmuzey.ru

Директор:

  • 2023 елга кадәр ― Гөлдәр Сабит кызы Моратова
  • 2023 елның 1 февраленнән ― Айгөл Хөсәен кызы Зөлҡәрнәева [1]

Филиаллар һәм аларның эшчәнлеге үзгәртү

Музей гыйльми, фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, күргәзмәләр оештыра, агарту-пропаганда эшәнлеген тормышка ашыра, үз филиаллары һәм республиканың әдәби музейлары өчен методик үзәк булып тора, фәнни-тикшеренү экспедицияләре оештыра, конкурслар, викториналар һәм әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә. Шәһәр һәм республиканың уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Музей китапханәсе китаплардан, кулъязмалардан, язучыларның шәхси әйберләреннән, билгеле бер тарихи дәвер элементларыннан һәм тагын башка бик күп экспонатлардан тора.

Мәҗит Гафури музее үзгәртү

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее 1948 елда Уфада ачылган. Йорт шагыйрьгә Башкортстан АССР хөкүмәте тарафыннан башкорт һәм татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен «Башкортстан АССР халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан 1923 елда бүләк ителә. Музейның мемориаль залында Мәҗит Гафуриның һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләре — шагыйрь гаиләсенең комарткылары куела.

Арыслан Мөбәрәков музее үзгәртү

Белорет районының Асы авылында урнашкан. Музейга 1994 елда нигез салына. Музейда өч экспозиция залы бар: беренчесе Асы авылы тарихына, ССРБ-ның һәм БАССР-ның халык артисты Арыслан Мөбәрәковның балачагына багышланган. Икенче зал — артистның театр эшчәнлеге турында сөйли. Өченчесе халык артисты гаиләсенә һәм туганнарына багышланган.

Мөхәммәтсәлим Өметбаев музее үзгәртү

Музей 1991 елда шагыйрь һәм мәгърифәтче Мөхәммәтсәлим Өметбаевның туган илендә, Кырмыскалы районының Ибраһим авылында ачылган. Музей экспозициясе башкорт галименең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Музейда галимнең кулъязма нөсхәләре, документларының күчермәләре, китаплары, шәхси әйберләре куелган.

Мифтахетдин Акмулла музее үзгәртү

Музей 1981 елда Миякә районының Туксанбай авылында, шагыйрь һәм мәгърифәтче, башкорт шигърияте классигы Мифтахетдин Акмулланың тууына 150 ел тулу уңаеннан ачыла. Музейның тупланмасында шагыйрьнең шигырь җыентыклары, аның әсәрләреннән өзекләр, «Акмулла» журналлары бар. Шулай ук музейда төрле музыка кораллары куела, шагыйрь бу музыка коралларында бик яхшы уйный белгән.

Шәехзадә Бабич музее үзгәртү

Музей Дүртөйле районы Әсән авылында күренекле шагыйрь Бабич Шәехзадә Мөхәммәтзакир улының тууына 100 ел тулу уңаеннан ачыла. Экспозицияда сынлы сәнгать, графика, сын әсәрләре, көнкүреш әйберләре, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фотодокументаль материаллар, аның турында китаплар, портретлар, шулай ук Шәехзадә һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләре бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү