Зөһрә Гафурова (15 сентябрь 1940 ел) — паразитолог-гельминтолог. Медицина фәннәре докторы (1997), профессор (1997).

Зөһрә Гафурова
Туган 15 сентябрь 1940(1940-09-15) (83 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР яки Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре паразитулыг, гельминтолог
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Зөһрә Мофаздал кызы Гафурова 1940 елның 15 сентябрендә Башкорт АССРның Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында туа.

1963 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Кырмыскалы районында туберкулез диспансерының баш табибы була.

1968-2001 елларда Башкорт дәүләт медицина университетында эшли.

1994 елдан медицина биологиясе һәм генетика кафедрасы мөдире, 2004 елда Мәскәүдә Россия медицина Дипломнан соң белем бирү академиясендә, 2005-2010 елларда Мәскәүдә Россия сәүдә-икътисад университетында укыта.

Фәнни тикшеренүләре үзгәртү

1982 елда медицина фәннәре кандидатына дәгъва итеп, «Особенности эпидемиологии и профилактики тениаринхоза на территориях функционирования индустриальных комплексов по откорму крупного рогатого скота» темасына диссертация яклый. 1996 елда Мәскәүдә «Эколого-социальные основы эпидемиологии и профилактики основных гельминтозов на Южном Урале» темасына докторлык диссертациясен яклый.

Фәнни тикшеренүләре кеше гельминтоздары эпидемиологиясе мәсьәләләренә багышланган. Гафурова тарафыннан Көньяҡ Уралның төрле климатик зоналары өсен гельминтозларны искәртү буенча чаралар программасы төзелә. Аның катнашлыгында паразитар авыруларны искәртү буенча федераль санитар кагыйдәләр, норма һәм гигиена нормативлары эшләнә.

100‑гә якын фәнни хезмәт авторы.

Сайланма хезмәтләре үзгәртү

  • Использование животноводческих истоков, сточных вод и их осадков для орошения и удобрения сельскохозяйственных культур. М., 1995 (автордаш).
  • Эпидемиология и борьба с описторхозом в Башкортостане

Искәрмәләр үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү

  • Гафурова Зөһрә Мофазал кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе" гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.