Таңчулпан Буракаева

Таңчулпан Дикъкать кызы Буракаева (7 гыйнвар 1982 ел) — кинорежиссер, сценарийлар авторы, рәссам, җәмәгать эшлеклесе. Рәсәй һәм Башкортстан Республикасының Кинематографистлар Берлеге әгъзасы (2017).

Таңчулпан Буракаева
Туган 7 гыйнвар 1982(1982-01-07) (42 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Белем Уфа сәнгать училищесының рәсем бүлеге; Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультеты; Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидениесе институтының экран сәнгате факультеты («кино һәм телевидениесе режиссурасы»).
Һөнәре кинорежиссер, сценарийлар авторы, рәссам

Белеме — Уфа сәнгать училищесының рәсем бүлеге; Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультеты; Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидениесе институтының экран сәнгате факультеты («кино һәм телевидениесе режиссурасы»).

2006-2015 елларда — «Башкортстан» киностудиясендә кинорежиссер.

Биографиясе үзгәртү

Таңчулпан Буракаева Уфа шәһәрендә билгеле галим-геолог, журналист Д. Буракаев һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе, педагог Мәрьям Буракаеваның гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Бала чагыннан бик актив була. Биш яшеннән әнисе оештырган төрле ансамбльләрдә катнаша. Музыка мәктәбенә йөри. Скрипка, фортепьяно классларында укый.

Бала чагыннан рәсем ясарга ярата. Бу шөгыле аны башта сәнгать училищесына, аннары Уфа дәүләт сәнгать институтына алып килә.

Кино сәнгатенә булган кызыксынуын күңеленә Зөһрә апасы салган. «Син менә дигән кинорежиссер буласың!» — дип күңеленә ышаныч бирә.

Апасының сценарийлар язуын күреп, Таңчулпан да каләм сынап карый. Икәүләп «Рәхмәт» фильмынына сценарий язалар.

Сәнгать институтын тәмамлаган елында киностудиядән аны төшерергә чакыру килә. Аннары «Минем йолдызым» фильмы тулысынча аңа йөкләнә.

2009 елда читтән торып Санкт-Петербург шәһәренең кино һәм телевидение институтына укырга керә. Киностудиядә эшләгән чорында курс һәм диплом эшләре итеп кыска метражлы фильмнар төшерә.

Таңчулпан һәм Зөһрә Буракаева Башкортстан Кинематографистар берлеге белән бергә республика күләмендә «Җансүрәт» балалар анимациясе фестивален үткәрәләр.

Таңчулпан Буракаева «Ике лә генә егет» кинотасмасы өчен «Башкортстанның хатын-кыз киносы» фестивале лауреаты була.

Искә алу үзгәртү

  1. «Кош тәпие» (реж. В.Байрамгулов), 2006. «Пилот» студиясе, «Гора самоцветов» сериясеннән. Сценарий авторы.
  2. «Рәхмәт», 2007 (реж.Әнвәр Райбаев). «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы (Зөһрә Буракаева белән бергә)
  3. «Минем йолдызым», 2010, «Башкортстан» Киностудиясе. Режиссер.
  4. «Кәләш алам!» 2012, «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы һәм режиссер.
  5. «Җәлил Сөләйманов һәм хатыннар» 2013, «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы һәм режиссер.
  6. «Аңларсыңмы мине?» 2013, «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы һәм режиссер.
  7. «Башкорт хатын-кызларының милли киеме» 2014, «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы һәм режиссер.
  8. «Ике лә генә егет» 2015, «Башкортстан» Киностудиясе. Сценарий авторы һәм режиссер.
  9. «Кабатлый күрмәгез!» 2017, «БашФем» төркеме. Сценарий авторы һәм режиссер.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Башкортстанның хатын-кыз киносы» фестивале лауреаты (2017)

Сылтамалар үзгәртү