Лариса Абдуллина

Лариса Абдуллина, Лариса Һашим кызы Абдуллина (баш. Лариса Хашим ҡыҙы Абдуллина), (28 июль 1975, СССР, РСФСР, БАССР, Дәүләкән районы, Мәкәш) — шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. БР һәм РФ Язучылар (2007) һәм Журналистлар (2002) берлекләре әгъзасы. Шәехзада Бабич (2008), Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы (2018) премияләре лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016),

Лариса Абдуллина

Тугач бирелгән исеме: баш. Лариса Хашим ҡыҙы Абдуллина
Туу датасы: 28 июль 1975(1975-07-28) (48 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Башкорт АССР, Дәүләкән районы, Мәкәш
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы
Иҗат итү еллары: 1992 — х. в.
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Премияләр: Шаехзадә Бабич премиясе
ТҮРКСОЙ премиясе

Биографиясе үзгәртү

Абдуллина (кыз фамилиясе Ситдыйкова) Лариса Һашим кызы 1975 елның 28 июлендә Башкорт АССР ының Дәүләкән районы Мәкәш авылында туган.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, «Йәшлек» газетасында, «Башкортстан» газетасының әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән.

2020 елдан«Акбүзат»(рус.) (баш. Аҡбуҙат) башкорт балалары журналы баш мөхәррире[1].

Китаплары үзгәртү

  • Сине күргән язым: Шигырьләр. Ɵфə: Китап, 1997.(башк.)
  • Назлы мәлем кабатланыр сыман: Шигырьләр. Дәүләкән, 2003.(башк.)
  • Җиләк тәме: Шигырьләр. Ɵфə: Китап, 2006.(башк.)
  • Уйлыларны уйландырып: Публицистика. Ɵфə, 2006.(башк.)
  • Тридцать три: Стихи. Ɵфə, 2009.(рус.)
  • пәтый элемент: Стихи. Ɵфə, 2011.(рус.)
  • Йөрәк акылы: Публицистика. Ɵфə: Китап, 2011.(башк.)
  • Балкантау рухы: ᴨyвис, хикәяләр. Ɵфə: Китап, 2015.(башк.)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

«Чиләбе башкортлары» үзгәртү

Текст (фрагмент) [4]:

Баш йортыңда башкорт булу – бер хәл,
Башкорт булып кара син читтә!
Чиләбенең башкортлары безгә
Чын башкорт рухын күрсәтә!

Чиләбенең башкортлары безгә
Алып килә яугир комарын.
Үз нияте белән ватып керде
Алар Россия чиге диварын.

Милләт каны кайнап торгач, әнә,
Сөйләшәләр гүзәл сөйләштә!
Чиләбе батырларын дөнья(ның)
Җиңә алганы юк көрәштә!

Чиләбенең башкортына, гүя,
Һич булмаган илнең чикләре.
Кан хәтере белән ачты алар
Россия киңлегенең бикләрен.

Чиләбегә хәзер бармыйм мин,
Чиләбегә хәзер мин кайтам.
Ата-бабам каны тамган җирдә
Башкорт кәгъбәсе дип яратам!

Чиләбедә – Зәйнулланың эзе !
Акмулланың соңгы сулышы.
Олы Башкортстан бердәмлеге –
Киләчәккә безнең юл шушы!
Лариса Абдуллина[5]


Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Ɵфə: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү