Сәлмән Ярмуллин (24 сентябрь 1969 ел) — журналист, 1991 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2006 елдан «Аманат» журналының баш мөхәррире. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2018).

Сәлмән Ярмуллин
Туган 24 сентябрь 1969(1969-09-24) (54 яшь)
Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2009) һәм мәгариф отличнигы (2009). Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия (1998) һәм Шәехзада Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе (2005) лауреаты.

Биографиясе үзгәртү

Сәлмән Шакирҗан улы Ярмуллин 1969 елның 24 сентябрендә Башкорт АССРның Җылаер районы Югары Сәлим авылында туган. Азат Ярмуллинның агасы.

Тарих һәм этнография буенча мәкаләләр сериясе авторы. «Ахырзаман — аяк астында» (2005) публицистик очерклар китабында ислам, башкорт халык тарихы, башкорт теле, Башкортстанның иҗтимагый-сәяси хәлләре мәсьәләләре чагылдырыла.

2018 елның маенда Сәлмән Ярмуллинга «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде[2].

Китаплары үзгәртү

  • Ахырзаман — аяк астында: Публицистик очерклар. — Уфа: Китап, 2005. — бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү