Светлана Гыйниятуллина

Светлана Гыйниятуллина, Светлана Гайнулла кызы Гыйниятуллина, рус. Гиниятуллина Светлана Гайнулловна (1975 елның 7 июле, БАССР, Караидел районы, Караидел авылы) — драма актрисасы, Башкортстанның халык артисты (2014), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2008).

Светлана Гыйниятуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Светлана Гайнулла кызы Гыйниятуллина

Туу датасы:

7 июль 1975(1975-07-07) (48 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР Караидел районы, Караидел

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Амплуа:

лирик-драматик каһарманнар

Бүләк һәм премияләр:

БР халык артисты (2014)
Шәехзадә Бабич премиясе (2008)

svetlana.giniyatullina

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1975 елның 7 июлендә БАССР Караидел районы Караидел авылында туган. Караиделнең 1нче санлы урта мәктәбен[1], фортепиано сыйныфы буенча музыка мәктәбен, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын (А.И. Карякин курсы, 1997) тәмамлаган. Уфа рус драма театрында, М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында уйнаган. 1997 елдан Стәрлетамак дәүләт рус драма театрында эшли.

Иҗаты үзгәртү

Амплуасы — лирик-драматик яшь каһарманнар, көлкеле рольләр.

Уйнаган рольләре үзгәртү

  • Анна Демби — «Кин IV яки даһи һәм азгынлык (рус. Кин IV или гений и беспутство) Г. Горин
  • Ирина — «Өч сеңел» (рус. Три сестры) А. Чехов
  • Катя — «Биш кичә» (рус. Пять вечеров) А. Володин
  • Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (рус. В ночь лунного затмения) М. Кәрим
  • Хильда — «Төзүче Сольнес» (рус. Строитель Сольнес)
  • Төлке — «Иван VII» (рус. Иван Седьмой)
  • Якты йолдыз — «Арканзас могҗизасы яки Биюче аю» (рус. Арканзасское чудо или Танцующий медведь)
  • Смельская — «Уңыш бәясе» (рус. Цена успеха)
  • Любовь — «Соңгылар» (рус. Последние)
  • Елена Андреевна — «Ваня агай» (рус. Дядя Ваня)
  • Флоренс — «Сәер Сэвидж ханым» (рус. Странная миссис Сэвидж)
  • Турандот — «Шаһзадәбикә Турандот» (рус. Принцесса Турандот)
  • Элиза — «Саран» (рус. Скупой)
  • Бланш Дюбуа — «Өмет трамвае» (рус. Трамвай Желание) Т. Уильямс
  • Акйолдыз — «Ике хат» (рус. Два письма) М. Кәрим
  • Фея — «Көлбикә» (рус. Золушка)
  • Синьора Өрәк — «Пират һәм өрәкләр» (рус. Пират и Призраки)
  • Женевьева — «Блэз» К. Манье
  • Марианна — «Мәзәк очрак» (рус. Забавный случай) К. Гольдони
  • Клементина — «Һеростратны онытырга» (рус. Забыть Герострата)
  • Маркиза де Мертей — «Куркыныч элемтәләр» (рус. Опасные связи)
  • Мэг Снайдер — «Примадонналар» (рус. Примадонны) К. Людвиг
  • Шамакай, Убырлы карчык — «Патша кызы-бака» (рус. Царевна-лягушка)
  • Юлия Джули — «Күләгә» (рус. Тень) Е.Шварц
  • Зоя Денисовна Пельц — «Зойканың фатиры» (рус. Зойкина квартира) М. Булгаков
  • Бал корты — «Муха-Цокотуха» Ю. Дунаев
  • Тойбеле — «Хатын һәм аның иблисе» (рус. Женщина и ее демон) И. Зингер
  • «Исән булыгыз» (рус. Будьте здоровы)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Светлана Гыйниятуллина
  • 1998 «Актер җыры» бәйгесе, лауреат.
  • 1999 «Драма артистлары җырлый» фестивале, лауреат.
  • 2003 «Театр язы» республика фестивале (Уфа) — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе җиңүчесе — Ольшанскийның «Хапун» спектаклендәге Галя роле өчен.
  • 2006 РФ кече шәһәрләре театрлары фестивале (Вышний Волочек) — жюри призы — Н.В. Гогольның «Өйләнү» спектаклендәге Агафья Тихоновна роле өчен.
  • РФ театр әһелләре берлеге дипломы
  • БР атказанган артисты.
  • 2014 БР халык артисты[2]
  • 2008 Шәехзадә Бабич премиясе — Агафья Тихоновна («Өйләнү»), Любовь («Соңгылар»), Турандот рольләре өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү