Зөһрә Буракаева

язучы, тәрҗемәче, шагыйрә

Зөһрә Буракаева, Зөһрә Дикъкать кызы Буракаева (баш. Зөһрә Диҡҡәт ҡыҙы Бураҡаева, 1973 елның 16 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― прозаик, тәрҗемәче, публицист, драматург. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы (2009), Россия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлекләрее әгъзасы (2016). Шәехзадә Бабич исемендәге (2008), Салават Юлаев исемендәге (2022) дәүләт премияләре лауреаты. [1][2][3][4]

Зөһрә Буракаева
Туган телдә исем баш. Зөһрә Диҡҡәт ҡыҙы Бураҡаева
Зөһрә Дикъкать кызы Буракаева
Туган 16 сентябрь 1973(1973-09-16) (50 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, кинематографист
Ата-ана
  • Дикъкать Буракаев (әти)
  • Мәрьям Буракаева (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясеШәехзадә Бабич премиясе - 2008
Сайт Зухра Буракаева

2021 елның 22 гыйнварында Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе итеп сайланган. [5]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 16 сентябрендә[6] Уфада галим-геолог һәм журналист Дикъкать Буракаев һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе, педагог Мәрьям Сабирҗан кызы Буракаеваның күп балалы гаиләсендә туган. Бертуганнары: Таңчулпан – кинорежиссер, Илгизәр белән Гөлнур ― язучылар. [7]

М. Горький исемендәге Әдәбият институтының сәнгати тәрҗемә бүлеген башкорт тәрҗемәчеләре төркеме составында (Әхияр Хәкимов остаханәсе) тәмамлый; Мәскәүдә ВИППК каршындагы сценаристлар курсларын (А. Леонтьев, М. Туманишвили остаханәсе) «кинодраматург» белгечлеге буенча тәмамлый.

1995-2016 елларда «Башкортстан» киностудиясе мөхәррире, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әдәби бүлеге мөдире булып эшли.

Мостай Кәрим исемендәге фонд хезмәткәре (фондның оештыручылары – шагыйрьнең оныгы, Россия эшмәкәре Тимербулат Кәримов, балалары – Әлфия Мостафа кызы Кәримова, Илгиз Мостафа улы Кәримов (1942―2019)) .

Иҗтимагый тормышта актив катнаша. «Башкортстанның хатын-кызлар киносы» фестивальләрен оештыручы (2017, 2018), «Җир сүзе» I Халыкара кинофорумының программа директоры (2018), «Көмеш Акбүзат» IV халыкара кинофестиваленең башкарма директоры (2019), [8] аларда даими рәвештә РФнең 30дан артык субъектыннан кинематографистлар һәм башка илләрнең 30га якын вәкиле катнаша.

Иҗаты үзгәртү

Аның әсәрләре һәм сценарийлары буенча республика театрларында куелган: «Дәдә Коркытның соңгы җыры» (З. Буракаева сәхнәләштерүендә, режиссер З. Сөләйманов), «Оҗмах сулышы» (сценарий авторлары З. Буракаева һәм И. Казакбаев, режиссер И. Казакбаев), [9] «Рух иле» (режиссер А. Имаметдинов), «Их, өч егет, өч егет...» (режиссер Р. Хәкимов), «Февраль. Буран» — Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турында (режиссеры Х. Үтәшев) [10]

Сәхнәләштерүләр: Н. Носов повесте буенча («Белмәмеш маҗаралары», режиссер З. Сөләйманов), төрек язучысы Решат Нури Гүнтекинның «Чалы кошы» романы буенча (режиссер И. Гыйләҗев), [11] урта гасырлар төрек – угызлар дастаны «Китаби дәдә Коркыт» (режиссер З. Сөләйманов, ТЮРКСОЙ халыкара премиясенә һәм төрки телле театрларның VIII Халыкара «Мең сулыш — бер тавыш» фестивале (Төркия, Конья шәһәре, 1916) дипломына лаек булган).

Пьесалар авторы: балалар өчен «Маймыл Бьянка маҗаралары» пьесасы, пьеса буенча спектакль куелган, режиссер Р. Хәкимов. Башкорт дәүләт курчак театрында башкорт телен өйрәтүче «Җиде тылсымлы теләк» квест-спектакле куелган (2017).

Сценарий авторы: күп кенә документаль фильмнарның, «Урал һәм Шүлген маҗаралары» анимацион сериалының (режиссер А. Бәйрәмгулова), «Рәхмәт» комедиясенең (Таңчулпан Буракаева белән берлектә, режиссер — А. Райбаев), «Йолдызым минем» яшьләр мелодрамасы (режиссер Т. Буракаева, нәфис фильм төшерелгән); «Карусель», «Яфрак», «Урман сукмагы», «Кар ява» кыска метражлы фильмнарының, «Күршеләр» комедия сериалының (режиссер Р. Пожидаев; документаль фильмнар: «Заһир Исмәгыйлев», «Тауга күтәрелү» (фронтовик шагыйрь Хәниф Кәримнең 100 еллыгына), «Гөлли Мөбәрәкова турында» («Нәни Гөлли турында әкият», СССР халык артисты Г. А. Мөбәрәкова турында), «Җир эшкәртүче» (Башкортстанның Зиянчура районы Ибрай авылыннан Хөсәен Колмөхәммәтов турында). [12]

Шагыйрь Рәми Гариповның көндәлекләрен һәм «Киләчәккә юл салам»,«Очучы язмалары», «Мәктәп укучысы океаны» кебек кулъязмаларын бастыруга әзерли, аларның мөхәррире һәм кереш сүз авторы була.

Башкортстан телевидениесендә даими рәвештә чыга торган, «Тамыр» балалар телеканалының «Бирешмә!» телесериалы автордашы. «Мин башкорт телен өйрәнәм» проектының һәм «Мин башкорт телен өйрәнәм» җырының авторы.

Республика матбугатында, [13][14] «Дружба народов», «Крещатик» (Алмания) әдәби журналларында, шигырьләр җыентыкларында тәрҗемәче Айдар Хөсәенов белән бергә [15] башкорт язучыларының әсәрләрен һәм үз әсәрләрен даими бастырып чыгара. [16][17]

Айгиз Баймөхәммәтовның «Россия мәдәнияте (2012-2018)» федераль программасы кысаларында басылып чыккан «Урам балалары» китабын рус теленә тәрҗемә иткән. [18][19]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өч баласы.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
  2. Буракаева Зухра. Мама. От переводчика и благодарной дочери 2018 елның 4 май көнендә архивланган., Журнал «Бельские просторы»
  3. Члены Гильдии продюсеров и организаторов кинопроцесса Союза кинематографистов России(үле сылтама)
  4. Жизнь как компромисс: писательница Зухра Буракаева о хулиганстве, подвигах и Мике Джаггере. Надежда ВАЛИТОВА. Интернет-издание ProUfu.ru. 17 Августа 2015..
  5. Лейла Аралбаева (22 января 2021). Председателем Союза кинематографистов Башкортостана стала Зухра Буракаева.
  6. Зухра Буракаева ВКонтакте
  7. 7,0 7,1 Надежда Валитова. Жизнь как компромисс: писательница Зухра Буракаева о хулиганстве, подвигах и Мике Джаггере. prufy.ru, 17.08.2015(рус.)
  8. Фестиваль «Серебряный Акбузат»
  9. Дыхание рая
  10. Февраль. Буран. әлеге чыганактан 2020-02-27 архивланды. 2023-02-17 тикшерелгән.
  11. Птичка певчая. әлеге чыганактан 2020-02-28 архивланды. 2023-02-17 тикшерелгән.
  12. YouTube сайтында Видео Кинодраматург Зухра Буракаева
  13. Рождён для песни. О Ханифе Кариме.
  14. Алексей Клёнов. Ирония судьбы, или С новым годом!.
  15. Айдар Хусаинов о переводчике Зухре Буракаевой
  16. Змей. Рассказы З.Буракаевой.
  17. .Красивая. З.Буракаева 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган.
  18. По книге башкирского писателя в Казахтане снимут фильм.
  19. Дети улицы. А.Баймухаметов. әлеге чыганактан 2020-02-06 архивланды. 2023-02-17 тикшерелгән.
  20. Новые писатели 2015.
  21. 2022 йылда Салауат Юлаев исемендәге дәүләт премияһы лауреаттары билдәле булды. «Башинформ» МА, 11.10.2022(башк.)

Сылтамалар үзгәртү