Таңчулпан Бабичева
Таңчулпан Бабичева (Таңчулпан Даһи кызы Бабичева, баш. Таңсулпан Даһи ҡыҙы Бабичева) – драма артисты, режиссёр, профессор, Уфа дәүләт сәнгать академиясе кафедра мөдире, РФ (2001) һәм БР (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981).
Таңчулпан Бабичева Таңсулпан Бабичева | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Таңчулпан Даһи кызы Бабичева |
Туган | 15 май 1953 (70 яшь) Дәүләкән |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | артист, педагог |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Җефет | Азат Нәдергулов (1962―2023) |
Балалар | кызы Рушана Бабич, актриса |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1953 елның 15 маенда БАССР Дәүләкән шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (Р. Әюпов классы) тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1974 елдан Гафури театры артисты.
- 1984 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты (Уфа дәүләт сәнгать академиясе) режиссёрлык һәм актёр осталыгы кафедрасында укыта , 2001 елдан кафедра мөдире.
- 2005-2007 Милли яшьләр театры (Уфа) сәнгать җитәкчесе.
ИҗатыҮзгәртү
Таңчулпан Бабичева иҗаты экспрессиягә бай иҗат, уйнаган рольләре югары актёр осталыгы, драматизмы, нечкә психологик сурәтле булуы белән аерылып тора. Комедияләрдә дә, классик драматургиядә дә ышандырырлык итеп уйный.
Уйнаган рольләреҮзгәртү
- Гөлҗамал — «Гармунчы дус» Наҗар Нәҗми (1974, дебют)
- Зөбәрҗәт, Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Һәдия — «Һәдия» Газим Шәфыйков
- Зәмзәгөл — «Җәяүле Мәхмүт» Мостай Кәрим
- Мария Тереза — «Ярлыкау» Мостай Кәрим
- Диләфрүз — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин
- Мөнирә — «Кыз урлау» Мостай Кәрим
- Заһирә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Филумена Мартурано — «Елый белми торган хатын» Э. де Филиппо
- Диана — «Әкәмәт сөю» Лопе де Вега
- Аркадина — «Акчарлак» А.П. Чехов
- Регина Эрнстовна — «Алдан түлим!» Н.М. Птушкина
Куйган спектакльләреҮзгәртү
- 1989 «Дүрт кешелек табын» Наил Гаетбай
- 1991 «Ташлама утны, Прометей!» Мостай Кәрим
- 1991 «Ә монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие) Б. Васильев
- 1996 «Уникенче төн» (Двенадатая ночь) Уильям Шекспир
- 1998 «Талантлар һәм баш иючеләр» (Таланты и поклонники) А. Островский
- 2001 «Кара монах» (Черный монах) А.П. Чехов
- 2004 «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- 2005 «Шаян яшьлек» Ибраһим Абдуллин
- 2005 «Гыйльмияза» Таңчулпан Гарипова
- 2007 «Сөю ялкынында янып» А.С. Пушкин
- 2007 «Курайдан мюзиклга хәтле»
- 2007 «Йолдызга үрел!»
- 2008 «Тормышның ике яры» Мостай Кәрим
ФильмографияҮзгәртү
- 1978 «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне) , Мосфильм — Гөлбикә
- 1986 «Төпкелдән төшкән килен» (Невестка из захолустья), Баштелефильм — Килен
- 1991 «Һәдия», «Башкортстан» ДТРК - Һәдия
УңышларыҮзгәртү
- 2000 Ярославль шәһәре губернаторы призы — «Акчарлак» (А.П. Чехов) спектакле өчен
- 2004 Бөтенрусия смотр-бәйгесе (Ярославль) — «Ромео һәм Джульетта» спектакле 5 диплом ала.
- 2007 XVIII төбәкара студентлар фестивале (Ырынбур) — «Сөю ялкынында янып» (А.С. Пушкин) спектакле диплом ала.
- 2009 Бөтенрусия фестивале (Ярославль) – «Бертуган Карамазовлар» спектакле диплом ала.
- 2009 республика эстрада миниатюралары фестивале ([[Уфа) дипломы.
ХезмәтләреҮзгәртү
- Т. Бабичева. «Гамәл» (Действие) (дәреслек). Уфа, 2001.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- БАССР атказанган артисты (1981)
- БР халык артисты (1994)
- РСФСР атказанган артисты (1991)
- РФ халык артисты (2001)
- Салават Юлаев премиясе (1981) – Гафури театрында уйнаган «Язмышлардан узмыш бар!» (Мостай Кәрим-Рифкать Исрафилов) спектаклендәге роль өчен (иҗат төркеме эчендә)[1]
- «Милли драматургия фестивале» (Уфа) дипломы.
- «Театр язы» фестивале (Уфа) дипломы.
- «Туганлык» фестивале (Уфа) дипломы.
ГаиләсеҮзгәртү
Ире Азат Нәдергулов (1962―2023), кызлары Рушана Юрий кызы, Рената. [2]
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Мәҗит Гафури театры сайтында «Спектакльләр архивы» бүлегендә, archived from the original on 2013-12-19, retrieved 2015-03-10
- ↑ Салауат Әбүзәров. Сәскә атыр театр. bash.bashgazet.ru, 20.07.2012(башк.)
СылтамаларҮзгәртү
- Уфа сәнгать академиясе рәсми сайты(үле сылтама)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)