Гөлфия Юнысова, Гөлфия Атнагул кызы Юнысова (баш. Гөлфиә Аҙнағол ҡыҙы Юнысова, 1948 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Сарыш) ― шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе. СССР Язучылар (1979) һәм Журналистлар (1974) берлекләре әгъзасы. РФ (2005) һәм БАССР (1989) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (2000). Башкортстанның халык шагыйре (2015). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2023).

Гөлфия Юнысова
Гөлфиә Юнысова

Г.А. Юнысова
Тугач бирелгән исеме: баш. Гөлфиә Аҙнағол ҡыҙы Юнысова
Туу датасы: 10 сентябрь 1948(1948-09-10) (75 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Сарыш
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, депутат
Иҗат итү еллары: 1969―х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Миңа бары өч кенә» (1969)
Премияләр: Һәдия Дәүләтшина премиясе (2006)
Мифтахетдин Акмулла премиясе (2000)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 10 сентябренда БАССР Әлшәй районы Сарыш авылында туган. Раевка урта мәктәбен (1966), Башкорт дәүләт университетын (1971) тәмамлаган. 1971―1973 елларда Сибайда педагогика укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. «Совет Башҡортостаны» газетасында (1973), «Пионер» журналында (1974―1978) эшли. «Башҡортостан ҡыҙы» журналының баш мөхәррире (1978―1999). 1979―1990 елларда Россия Югары шурасы, 1999 елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы ― Корылтай депутаты.

Иҗаты үзгәртү

Гөлфия Юнысова балалар язучысы һәм җырлар тексты авторы булып танылган. Аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре уңышлы чыга. Башкорт дәүләт университетында укыган елларда балалар өчен «Миңа бары өч кенә» (1969), «Зәңгәр тубым» (1971) китапларын иҗат итә. Сибайда эшләгәндә «Яз хакында әкият» (1973), «Тылсымлы бүләк» (1975) китапларын басмага әзерли. 40 китап, 300 җыр сүзләре авторы, әсәрләре 25 телгә тәрҗемә ителгән.[1] «Кояшлы иртә» (1977), «Быргы чакыра» (1979), «Бәпембә» (1982), «Бүз тургай җыры» (1983), «Өметемнән югалма» (1990), «Ак яңгыр» (1998), «Сандугач моңы» (1998), «Салават күпере» (2003) китаплары бар. Мәскәүдә «Литературная Россия», «Огонёк», «Дружба народов», «Юность», «Работница», «Крестьянка», «Наш современник» журналларында шигырьләре; аерым китап булып, рус телендә «Каенкай җыры» (Песня березки, 1979) , «Өйләр елмая» (Дома улыбаются, 1980), «Салават күпере буйлап юл» (Дорога по радуге, 1984), «Безнең җыр» (Наша песня, 1986), Нукуста каракалпак телендә «Кыңгырау чәчәге» (1979) китаплары нәшер ителгән. «Очып булмый канатсыз» пьесасы Сибай драма театрында уйнала. Публицистика өлкәсендә дә хезмәтләре күп.

Казанда 2004 елда «Серле утрау» китабы нәшер ителгән.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
«Серле утрау» китабы. Казан, 2004.

Гаиләсе үзгәртү

Ире Мирас Хәмзә улы Иделбаев (1945), язучы, әдәбият галиме, БДУ профессоры.

Улы Урал Мирас улы Иделбаев (1972), композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2014).
Улы Артур Мирас улы Иделбаев, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар