Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан)

Башкортстан ордены

«Халыклар дуслыгы» ордены (баш. «Халыҡтар дуҫлығы» ордены) ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында икенче дәрәҗәле урында, югарырак бүләк – «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, кечерәк бүләк – «Салават Юлаев ордены».

«Халыклар дуслыгы» ордены
Ил Россия байрагы Башкортстан байрагы
Төр орден
Кем бирә Башкортстан Президенты
2015 елдан – Башкортстан Башлыгы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 22 февраль 2000 ел (Александр Филипенко)
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены
Кечерәк бүләк Салават Юлаев ордены

Тарих үзгәртү

1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган[1].

Орденның беренче кавалеры (2000)[2] ― Александр Василий улы Филипенко (ru), 1996―2010 елларда Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы[1][2].

Статус үзгәртү

«Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнүгә нәмзәт тәкъдим ителә ала:

  • халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен;
  • хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлары өчен;
  • Башкортстанның икътисадын үстерүдәге югары казанышлары өчен;
  • Башкортстанның дәүләт төзелешендә күрсәткән хезмәтләре өчен;
  • фәнне үстерүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен.

Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.

Орден белән Башкортстан Республикасы Башлыгы бүләкли. Бүләкләү турында тиешле указ чыгарыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү