Төп менюны ачу

Гали РәфикыйХХ гасыр башы татар язучысы, педагог, галим.

Гали Рәфикый
Тугач бирелгән исеме: Гали Лотфрахман улы Рәфыйков
Туу датасы: 29 июль 1890(1890-07-29)
Туу урыны: Бәләбәй өязе Баязит авылы
Үлем датасы: 11 март 1944(1944-03-11) (53 яшь)
Үлем урыны: Бәләбәй ш.
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1913-1944
Юнәлеш: проза, тәрҗемә, фәнни-популяр әдәбият

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Гали Лотфрахман улы Рәфиков 1890 елның 29 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр вулысы (Миякә районы) Баязит авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне Стәрлебаш мәдрәсәсендә ала, 1905 елда Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.

Соңрак Уфага, яңарак ачылган “Галия” мәдрәсәсенә күчә. Монда ике ел укыгач, материаль яктан мохтаҗлык аркасында, укуын туктатырга мәҗбүр була. “Галия” мәдрәсәсе дирекциясе тәкъдиме буенча, Пишпек шәһәренә укытырга китә. Анда ул “Иҗтиһад” исемле мәктәптә география һәм табигать белеме буенча дәресләр бирә. Шунда ул үсемлекләр дөньясы, аларның тереклек итүләре, кеше организмының физиологиясе буенча кызыклы итеп язылган утызга якын фәнни-популяр мәкаләләрнең авторы булып китә.

1912 елның көзендә Г. Рәфикый, үзлегеннән әзерләнеп, Казанның татар укытучылар мәктәбенә барып имтихан тота. Конкурсларны уңышлы тапшырган Рәфикыйга, элгүт тәртибендә, стипендия алып укырга мөмкинлек бирелә. Казанда яңа гына чыга башлаган прогрессив юнәлештәге “Аң”, “Ак юл” журналларында 1913-1915 елларда бер-бер артлы егермедән артык әдәби әсәре дөнья күрә.

Гали Рәфикый Казан укытучылар мәктәбен 1916 елның гыйнварында тәмамлап, Бәләбәй өязе Ает авылының (хәзерге Бишбүләк районы) земство башлангыч мәктәбенең урыс классына укытучы булып килә. 1917–1918 елларда Стәрлетамак өязенең мәшһүр Стәрлебаш район китапханәсенең мөдире булып эшли. 1919–1923 елларда ул Олы Кәркәле һәм Баязит авылларында беренчеләрдән булып совет мәктәпләре ачып, яңача укытуны башлап җибәрә. Монда яшьләр урысча укырга-язарга өйрәнә. 1924 елның язында ул Бәләбәй кантун халык мәгарифе инспекторы итеп билгеләнә. 1928 елның көзендә Г. Рәфикый Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумына туган тел һәм әдәбият укытучысы булып килә. Гомеренең соңгы көненә кадәр шул эшендә кала.

Гали Рәфикый, яшь чагыннан бирле йончыткан үпкә авыруыннан, 1944 елның язында Бәләбәй шәһәрендә вафат була.

ИҗатыҮзгәртү

«Гали Рәфикыйга»

Әй, Гали Рәфикый, өмет бар синдә,
Яз, эшлә, тырыш,
Эшләсәң - күңелең аяз, алдыңда - яз,
Эшкә кереш!
Шәехзадә Бабич, «Китабеннас»

Гали Рәфикыйның беренче шигыре “Зилзилә” “Вакыт” газетасының 1910 елгы 6 гыйнвар санында дөнья күргән. ХХ йөз башы татар демократик әдәбиятының байтак тенденцияләре Г. Рәфикыйның иҗатында чагылыш тапты. Ул мәгърифәтчелек әдәбияты тенденцияләрен баетты, заманның әхлак мәсьәләләрен күтәреп, феодализм калдыкларын, торгынлыкны, иске гореф-гадәтләрне тәнкыйть итте. Әсәрләрендә бәхетле һәм бәхетсез язмышлар белән очрашабыз.

Әдип Урта Азия халкы тормышы белән якыннан таныш. Ул әдәбиятка яңа тема – кыргыз-казакъ темасы белән килеп керә, әдәбиятыбызның географик чикләрен киңәйтә.

“Үрдәкләр эзләгәндә” (1913), “Сунар чы Нурый” (1915), “Аякка чеби чыкты” (1915), “Туган илен сагынган” (1915), “Йорт торнасы” (1914) хикәяләрендә балаларның үз тормышларыннан гыйбрәтле хәлләр таба, кош һәм җәнлекләрнең үзенчәлекле сыйфатлары белән таныштыра, юк-барга ышанмый башлаган кечкенә герой образларын тудыра.

Гали Рәфикыйның художестволы тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул И.С. Тургеневның “Шәрык әкияте”(“Восточная легенда”), “Серле Һинд музыкасы” (“Песнь, торжествующей любви”), А.И. Купринның “Тимер кыя” (“Демир-Кая”) әсәрләрен тәрҗемә итеп, “Аң” журналының 1913–1914 елгы саннарында бастыра. Х.К. Андерсеннан тәрҗемә иткән әкиятләре “Ак юл” журналында дөнья күрә.

Гали Рәфикыйның соңгы әһәмиятле иҗади хезмәтләреннән берсе – башкорт мәктәпләре өчен урыс теле грамматикасы дәреслеген төзү булды. Г. Рәфикый Г. Еникеев белән бергә эшли. Бу грамматика башкорт мәктәпләренең 5-6нчы сыйныфлары өчен урыс теленең системалы курсын укыту буенча эшләнгән беренчедәреслек булды һәм ул 1938 елда бастырып чыгарылды.

Гаилә хәлеҮзгәртү

Беренче никахы — Фатыйха, туганнан туганы (?—1918). 1917 елда өйләнешкәннәр. Улы Шамил (19181991).
Икенче хатыны — урыс хатыны. Улы Валерий, техник фәннәр кандидаты; кызы Идея (балачакта вафат).

  • оныгы Рөстәм Валерий улы, Ленинград университетын тәмамлаган[1].

ЧыганакҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Айдар Хәлим. Гөман яктысы. «Мәйдан», 2016 ел, июль, 100-101нче бит