«Галия» мәдрәсәсе

(“Галия” мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)

«Галия» мәдрәсәсе 1905 елдан алып 1919 елга кадәр Икенче Уфа мәчете каршында эшли. Оештыручы һәм алышынмас мөдәрис (директор) – Зыя Камали.

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0301124000объект № 0301124000

1907 елда сәүдәгәр Садри Назыйров һәм Тәфкилевлар киленнәре Суфия Җантурина-Тәфкилева акчасына Уфимская урамында өч катлы уку-укыту бинасы салына.

«Галия»дә дини сабаклар белән бергә дөньяви фәннәрдән дә тирән белем бирелә. Мәдрәсә шагыйрь вә язучылар Галимҗан Ибраһимов, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан, Фатих Сәйфи-Казанлы, Зыя Ярмәки укытып чыгарган. Профессорлар Гыйбад Алпаров, Нигъмәт Хәкимов, Галимҗан Нигъмәти, Булат Салиев, Каюм Мифтахов, кыргыз Ишангали Арабаев, композитор Солтан Габәши, музыка белгече Гата Исхаков. Дәүләт эшлеклеләре: Татарстанның мәгариф комиссарлары (министрлар) Шәһит Әхмәдиев, Галә Ходаяров; Башкортстанның мәгариф комиссарлары Исмәгыйль Солтанов, Кәрим Иделгуҗин, Казакъстанның мәгариф комиссары Ногман Манаев, Сауди Гарәбстанда СССР илчесе Кәрим Хәкимов, Төркиядәге СССР илчелегенең секретаре Хаммат Гомәров.

Мәдрәсәдә башка төрки халыклар вәкилләре дә белем ала, соңыннан укымышлы, атаклы шәхесләргә әверелә. Казакълардан Баембәт Майлин, Җыенгали Түләпбергенов; Кырым татарлары Үмәр Ипчи, Абдулла Латыйф-задә, Мәмәт Кузет; Госманлы Садыйков; адыгея кешеләре Әхмәт Хатков, Тембет Кәримов; башкортлардан Хәбибулла Габитов язучы булып китәләр.

1916 елның 26 декабрь көнне узган тантаналы җыелышта директор горурлык белән хисап тотты. Ун ел эчендә «Галия»дә 950 егет укып чыккан. Шулардан 224е – татар булмаганнар. Укып чыкканннары 28 губернаның 230 төрле дәрәҗәле мәктәпләрдә 17 мең чамасы баланы укытып ятканнар. 38 кеше указлы мулла булып торган, 14е – гаскәри мулла, 29ы – ул вакытта инде сәнгать әһеле булып киткән. Шуны дә әйтеп узмый булмый, Галияне тәмамлап чыкканнарның Совет чорында 70%ын дәүләт юк итә.[1]

1919 елны мәдрәсә ир балалар мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул 15нче татар мәктәбе сыйфатында 1970 елларга кадәр эшләп килгән. Бушаган бинага Уфаның № 92 акыл үсеше тоткарланган балалар өчен интернат күчерелә.[2]

2001 елның гыйнварында Уфа шәһәр советы карары белән бина Үзәк диния нәзарәтена караган Россия ислам университетына тапшырылган.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү