Ает (Бишбүләк районы)

(Ает авылы битеннән юнәлтелде)

АетБашкортстанның Бишбүләк районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1176 кешенең яшәве мәгълүм.

Ает
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бишбүләк районы
Координатлар 53°31'38"тн, 54°12'25"кнч
Нигезләнгән 1744
Халык саны 1 263 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5,
Почта индексы 452440
Рәсми сайт aitovososh.narod.ru/ait.htm/ait.htm

Сыйфатлама үзгәртү

Ает авылы Дим елгасының сул як ярында урнашкан. 1744 елда бу җиргә килгән татарлар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне арендага алып торалар. Октябрь инкыйлабына кадәр авылда агроном кишәрлеге, хөкүмәт мәктәбе һәм медицина амбулаториясе эшли. Мәктәптә булачак газетчы, татар язучысы Гали Рәфикый (1890-1945) балалар укыта. Беренче укучылары арасында агалы-энеле Габдулла белән Фатих Кәримовлар булалар. Беренчесе инкыйлабтан соң Ярлы Кәрим исеме белән язучы буларак таныла. Энесе Фатих Кәрим Казанда укып, татар әдәбиятына зур өлеш кертә. Фатих Кәрим исемен авылның иң зур урамы йөртә. Аның музее эшли.

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[1]
1176

2002 ел Җанисәбендә авыл халкы яртылаш татарлар, яртылаш башкортлар итеп яздырылган.

Мәгариф үзгәртү

Мәктәпләрендә 214 укучы йөреп укый (121 гаиләдән). Мәктәп Бишбүләк районында иң яхшылардан санала. Укыту татар телендә алып барыла. Чыгарылыш сыйныфларында Дүсән балалары да укый.

Икътисади һәм иҗтимагый тармаклар үзгәртү

Участок хастаханәсе, урта мәктәп, Мәдәният йорты, даруханә, ашханә, ит комбинаты филиалы, элемтә бүлеге һәм почта, авто төзәтү мастерское, җомга базары.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү