Галләнур Бохараев
Галләнур Мостафа улы Бохараев, шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында мәшһүр булган — җәлилчеләрнең берсе, «Идел-Урал» легионы оешмасының әгъзасы.
Галләнур Бохараев | |
---|---|
Туган телдә исем | Галләнур Мостафа улы Бохараев |
Туган | 15 июнь 1916 Уфа губернасы, Кыргыз-Миякә авылы |
Үлгән | 25 август 1944 (28 яшь) Берлин, Өченче рейх |
Үлем сәбәбе | башсызландыру[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе / Русия республикасы (ингл.) / Совет Русия республикасы ССРБ |
Һөнәре | финансист |
Җефет | Мария |
Бүләк һәм премияләре | (1990, вафатыннан соң)[1] |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Әти-әнисенең фотосурәтләре. |
Тормыш юлы
үзгәртүГалләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.
Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.
Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соң булып үтерелгән.
Хәтер
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кыргыз-Миякәдәге бюсты фотосурәте. |
- Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
- 2019 елда БР Кыргыз-Миякә авылында һәйкәл-бюсты ачылган [2].
- 2019 елда Кыргыз-Миякә авылында паркка исеме бирелгән.
- Кыргыз-Миякә авылында яңа урамга исеме бирелгән.[3]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Михаил Черепанов. Служили примером для французских партизан. «Казанские ведомости», 24.08.2011
- ↑ Хәтер яши. «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 2нче бит.
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Җәлилчеләр җире – Кыргыз-Миякә: «Галләнур Бохараев исемен халыкка тарата алдык». Интертат, 4.11.2022