Тимербәк Дәүләтшин

татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе
(Тимурбәк Дәүләтшин битеннән юнәлтелде)


Тимербәк яки Тимурбәк Дәүләтшин (шулай ук Тамырбәк[2], алман. Tamurbek Dawletschin) — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

Тимербәк Дәүләтшин
Туган телдә исем Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин
Туган 26 май 1904(1904-05-26) яки 1904[1]
Уфа губернасының Җилдәр авылы
Үлгән 7 сентябрь 1983(1983-09-07) яки 1983[1]
Мүнхен
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, юрист, язучы

Биография

үзгәртү

Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин Уфа губернасы Җилдәр авылында игенче гаиләсендә туа. 1921 елда Бәләбәй өяз, аннары Уфа губернасы советына сайлана.

КДУ (1924-26) һәм МДУ (1928-30) юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Вузларда укыта. 1938-41 елларда Казандагы Бөтенсоюз юридик институтында профессор, ТАССР Югары советы аппаратында юридик бүлек җитәкчесе.

1941 елда сугышка китә һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. 1944 елда татарча-алманча сүзлекне тәмамлый. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.

1951-69 елларда Мүнхендагы СССР өйрәнү институтында эшли.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи.[3][4]

«Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[5]

Истәлекләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 86нчы бит.
  3. (1991) «Review of Tatarisch-deutsches Wörterbuch. Turkologie und Türkeikunde, Bd. 2» (de). Wiener Zeitschrift für die Kunde des Morgenlandes 81: 314–316. ISSN 0084-0076.
  4. (May 1, 1992) «Tatarisch-Deutsches Wörterbuch (Book Review)» (de). Orientalistische Literaturzeitung 87 (3): 283. DOI:10.1524/olzg.1992.87.3.256.
  5. Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.
  6. (2024) «Tamurbek Dawletschin, Von Kasan bis Bergen-Belsen. Erinnerungen eines sowjetischen Kriegsgefangenen 1941/42. Aus dem Russ. übers. von David M. Drevs, Göttingen: Wallstein 2021, 301 S. (= Bergen-Belsen – Berichte und Zeugnisse, 11), EUR 20,00 [ISBN 978-3-8353-5026-7]» (de). Militärgeschichtliche Zeitschrift 83 (1): 320–322. DOI:10.1515/mgzs-2024-0048. ISSN 2196-6850.
  7. (2008) «Bibliographische Notizen». Zeitschrift f?r Weltgeschichte 9 (2): 191–210. DOI:10.3726/84526_191.