«Тамаша» — Уфада 1995 елдан нәшер ителүче театр, музыка, халык иҗаты, сынлы сәнгать, кино, TV турында иҗтимагый–нәфис һәм публицистик журнал. Ике айга бер саны дөнья күрә.
Баш мөхәррире – Илшат Булат улы Зарипов.

Тамаша
Tөр

сәнгать

Формат

А3


Гамәлгә куючы

БР хөкүмәте

Нәшер итүче

БР матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәсе

Нигезләнде

1999

Тел

башкорт

Төп офис

Уфа, Революция ур., 82

Тиражы

2 871

язылу индексы

73874

Тарихы үзгәртү

 

1995 елда нәфис-публицистик әлманах булып дөнья күрә[1], 1999 елдан журнал буларак нәшер ителә[2]. Әүвәлге елда 10 басма табак күләмендә 3 айга бер саны әзерләнгән. Ун ел буе даими урыны булмый, 8 мәртәбә адрес алмаштыра [3][4].

Баш мөхәррирләр үзгәртү

Оештыручылары үзгәртү

Башкортстан хөкүмәте карамагындагы БР матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә, БР «Тамаша» журналы мөхәрририяте казна оешмасы.

Бурычлары үзгәртү

Мәдәният - сәнгатьне үстерүгә ярдәм итү, Башкортстанның рухи тормышы турында тулырак мәгълүмат тарату, җөмһүрият ватандашларының милли-мәдәни сорауларын тулырак канәгатьләндерү[6]

Контент-юнәлеше үзгәртү

«Тамаша» журналы БР мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, БР халык ижаты үзәге, сәнгать, мәдәният өлкәсенә караган оешмалар белән тыгыз бәйләнештә эшли.

Сәхифәләре үзгәртү

  • Баш мөхәррир сүзе
  • Иҗтимагый-сәяси темага мәкалә
  • Мәдәният тарихы
  • Күренекле шәхес хәтирәләре
  • Архив материалы, элекке фотолар
  • Драматургның яңа әсәре
  • Яңа сценарий
  • Сәнгать әһеле белән әңгәмә
  • Аналитик мәкалә
  • Артист тормышыннан мәзәк хәлләр
  • Рәссамның иҗат портреты
  • Картинадан репродукция
  • Ижат темасына диспут-бәхәс
  • Драматургия, актерлык һәм режиссерлык осталыгы
  • Иҗади лаборатория
  • Мәдәният көндәлеге
  • Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар
  • Мәдәният хезмәткәрләренең эш тәжрибәсе
  • Популяр җыр (клавиры белән)
  • Бәйгеләр («Гөрлә, мәктәбем», «Сүнмәсен авыл мәдәнияте»[7] һ.б.)


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү