Сәрвәр Сурина
Сәрвәр Сурина (псевдонимы Кинҗә Мәҗит; 8 декабрь 1957 ел) — журналист, язучы, шагыйрь һәм драматург. Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар (2000) һәм Журналистлар (1982) берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2005), Мифтахетдин Акмулла, Шәһит Ходайбирдин исемендәге әдәби премияләр һәм Күгәрчен районының Зәйнәб Биишева исемендәге премия (2001) лауреаты.
Сәрвәр Сурина | |
---|---|
Туган | 8 декабрь 1957 (66 яшь) Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | шагыйрь |
Биографиясе
үзгәртүСәрвәр Рәшит кызы Сурина (кыз фамилиясе Искәндәрова) 1957 елның 8 декабрендә Башкорт АССРның Күгәрчен районы Югары Саз авылында туган.
1975 елда Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне (хәзерге Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) тәмамлый һәм Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә.
Биредә һөнәр алганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1980 елда Башкортстан дәүләт радио һәм телевидение комитетының балалар һәм үсмерләр өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып башлый.
Сәрвәр Суринаның хезмәт юлы балалар һәм үсмерләр өчен телевизион тапшырулар оештырудан башлана. «Йәйгор», «Әкият йомгагы», «Күңелле станцияләр», «Язучылар – балаларга», «Фронт хатлары», «Туган як бизәкләре», «Туган моңнар», «Җырлыйбыз да уйныйбыз» кебек бик күп телевизион тезмәләр халык иҗаты, патриотик рух белән сугарыла.
Башкорт халык әкиятләре, легендалар, җыр тарихлары буенча махсус программалар әзерли, аның сценарийлары буенча куелган «Казны кем ашаган?», «Балта шулпасы», «Акыллы кыз», «Кем көчле?», «Кырлай урманында очрашулар», «Батыр куян» һ.б. телеспектакльләр телевидение фондында саклана.
1992 елдан «Башкортстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәзинә» иҗади берләшмәсе хезмәткәре.
Иҗади эшчәнлеге
үзгәртүСәрвәр Сурина мәктәп елларында ук шигырь һәм хикәяләр яза башлый. Башкорт дәүләт университетында укыган чорда, нәкъ шушы вакытларда бигрәк тә нәтиҗәле эшләп килгән «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнеп, каләмен шомарта. Аның балалар өчен шигырьләрдән, әкиятләрдән һәм пьесалардан торган дүрт китабы дөнья күргән, әдәби әсәрләре вакытлы матбугатта басылып тора. Журналист буларак, республикабызның газета һәм журналларында яшәешебезнең төрле ягына, беренчел чиратта халык иҗатына һәм шөгыльләренә багышланган мәкаләләр белән даими чыгыш ясый.
Шагыйрь, язучы һәм драматург
үзгәртүСәрвәр Сурина әсәрләре буенча куелган спектакльләр башкала театрларында бара:
- «Алтын балта» (Яшь тамашачы театры, 1992),
- «Заятүләк белән Сусылу» (Башкадемтеатр, 1999),
- «Янсарының тылсымлы чанасы»(Курчак театры, 2001),
- «Каз патшасы» (Курчак театры, 2003),
- «Асыл йөрәк» (Башакадемтеатр, (2003),
- «Сусылу әкияте» (Милли яшьләр театры, 2005).
Халык театрлары сәхнәсендә:
- «Тылсымлы хыял» (Дүртөйле халык театры, 2005),
- «Аласабыр менеп кил, җаным!» (Сәетбаба халык театры, 2005),
- «Чыңрау торна каурые» (Гафури халык театры, 2005),
- «Гөлбәзир» (Балтач халык театры, 2006).
Тәрҗемәче
үзгәртүКлассик драматургия үрнәкләре:
- В.Шекспир ("Король лир),
- К.Гольдони («Ике байга бер шомбай»),
- А.Островский («Глумов хатасы яки Дүрт аяклы атның абынганы»),
- Ф.Бүләков («Сак-Сок кыйссасы», «Эһ, күгәрченкәйләрем!»),
- Н.Абдыкадыров («Чыңгызханның соңгы төше», «Тылсымлы бишек»),
- Н. Хикмәт («Юләркәй»),
- Владимир Ольшанский «Унөченче йолдыз»,
- Вл. Гуркин «Саня, Ваня һәм дә Римас» әсәрләре аның тәрҗемәсендә сәхнәдән яңгырый.
С.Сурина театр терминнарының башкорт теленә ярашлы кулланышын эзли.
Башкорт академия драма театрының тарихын чагылдырган «Театр юлы» китабын (Суфия Күчемова, 2005) уңышлы тәрҗемә итә.
Актерлык осталыгы турында «Гамәл» уку әсбабында (Таңчулпан Бабичева, 2000) башкортча сәхнә терминнары сүзлеген ача.
Сценарист
үзгәртүСәрвәр Сурина төзегән сценарийлар буенча үткәрелгән «Салават җыены» ((2004, 2005 йй. — сәхнәләштерүче режиссер Альмира Куватова, 2008 ел — режиссеры Азат Җиһаншин, 2009 ел- режиссер Рөстәм Хәкимов)) республика фольклор бәйрәмнәре, «Сәетбаба башкорт тарихи-мәдәни үзәген ачу һәм Шәҗәрә бәйрәме (2004), «М. Гафуриның тууына 125 ел» (2006), «Акмулланың тууына 175 ел» (2006) тантаналары, шулай ук ел саен оештырылган «Яшь тавышлар» (2006, 2007) әдәби фестивале, җитәкчеләр, белгечләр, кунаклар һәм аларда катнашучылар фикеренчә, бай эчтәлекле һәм югары идея-сәнгатьле булулары белән барысының да күңеленә хуш килгән.
Сәрвәр Сурина сценарийлары буенча зур шәхесләрнең республика күләмендә билгеләнгән юбилей һәм хәтер кичәләре үтте:
- « Динис Бүләков» (2001),
- «Зәйнәб Биишеваның тууына 100 ел» (2008),
- «Арыслан Мөбәрәковның тууына 100 ел» (2008),
- «Ишмулла Дилмөхәммәтовның тууына 90 ел» (2008).
Шулай ук 1-нче мәктәп-интернатның 60 еллыгына, Р. Кәримовның юбилей кичәсенә багышланган чараларның сценарий авторы С.Сурина классташы Альмира Куватова белән бергә туган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен чагылдырды.
Республика мәдәни-фольклор бәйрәмнәрен «Аваз» (2014), «Уен» (2016), «Чәчән»(2016), «Гаилә бәхете» (2017) һәм билгеле шәхесләрнең иҗат кичәләре С. Р. Сурина сценарийлары буенча үтә.
Әдип язган сценарийлар буенча төшерелгән «Балта ашы», «Акыллы кыз», «Кырлай урманында очрашу», «Кем көчлерәк?», «Батыр куян баласы» һәм башкалар Башкортстан телевидениесенең "алтын фонды"на кергән.
Тележурналист
үзгәртүСәрвәр Сурина Юлай Гайнетдинов, Әнвәр Нурмөхәммәтовлар белән бергә Башкортстан юлдаш телевидениесенең (БСТ) «Хәзинә» иҗат берләшмәсен оештыручыларның берсе.
Анда 1992 елдан алып эшләү дәверендә, республиканың барлык район һәм калаларында, Россиянең милләттәшләребез көн иткән күп төбәкләрендә булып, башкорт халкының күп яклы иҗат өлгеләрен табуга, аларны киләчәк буыннар өчен саклауга һәм пропагандалауга саллы өлеш кертте.
Ул халык иҗатының асыл үрнәкләрен чагылдыручы аерым иҗатчылар һәм фольлор коллективлары турында «Ил-йорт байрамдары», «Халык осталары», «Ана теле дәресләре» исемле тапшырулар циклларын әзерләгән.
Аларда иҗатчының тормышка киң һәм заманча караш, туган телгә, халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, халык-авыз ижатына һәм әдәбиятына ихтирамлы һәм сакчыл караш чагыла. Бер үк вакытта бу тапшыруларда журналистның бай һәм тәэсирле теле, бай лексикасы ярылып ята.
«Узаман», «Кагыйдә», «Шәхес» дигән баш астында үзенең авторлык программаларын эфирга чыгара.
Максаты:
- башкорт халкының атаклы ул-кызларының эшчәнлеге,
- гыйбрәтле язмышлары,
- бүгенге заман проблемалары.
«Кагыйдә», «Узаман» һәм «Шәхес» рубрикалары астында Сәрвәр Сурина халкыбызның мактаулы уллары һәм кызлары:
- Җәлил Киекбаев,
- Рамазан Өметбаев,
- Зәйнәб Биишева,
- Фатыйма Мостафина,
- Салават Дәүләтбаев,
- Земфира Сәхипова,
- Камил Әхияров,
- Суфиян Поварисов,
- Хәлимә Корбанаева,
- Әкрәм Бейешев,
- Рим Янгузин,
- Сәлимә Тулебаева,
- Фуат Биишев,
- Гөбәйдулла Илишев,
- Вәли Псәнчин,
- Флүрә Азнабаева
- Гайса Хөсәенов
- Нәҗибә Мәкъсүтова
- Азат Гаеткулов
- Хәнифә Әбүбәкерова
- Мидхәт Бәйрәмгулов
- Вәсилә Садыйкова
һәм башкалар турындагы нәфис, үзенчәлекле һәм тирән эчтәлекле телевизион портретларын тудырды. Сәрвәр Сурина әзерләгән «Китабеннас» (1999-2003) тапшырулары бүгенге нәшриятлар, гыйбрәтле яңа басмалар, борынгы кулъязмалар язмышын бәян итә. «Дөньяның ак киезе» (2000-2010) циклы халык кәсепләрен үстерүче осталарның казанышларын тасвирлый. «Алтын тирмә яктысы» (1998-2009) тезмәсе халык театрларының иҗади тормышын, «Алтын сукмак» телеочерклары олы буын укытучысының мәгърифәтле мирасын яктырта.
«Шәехзада Бабич. Шагыйрьнең күңел бакчасы» (2006), «Кинҗә абыз» (2007), «Бейеш быуаты» (2007) кебек нәфис-тарихи телефильмнарда мактаулы шәхесләр язмышы сурәтләнә.
Сәрвәр Сурина 2010 елда "Бер авылның тарихы" рубрикасында республиканың көнбатыш төбәгендәге башкорт авыллары халкы һәм аларның тарихи хәтере һаман да саф, төпле булып, башкорт тамырларын онытмавы турында утыздан артык тапшырулар тезмәсе әзерли.
2011-2016 елларда “Орнамент"телепроекты аша халык йолалары, фольклор җыеннары, сәләтле иҗади төркемнәр турында йөз илле фильм һәм махсус репортажлар аның авторлыгында атна саен эфирга чыга.
С.Р. Сурина Уфадагы 1-нче республика гимназия-интернаты (1-нче мәктәп-интернат) тарихы, укытучылары һәм укучылары турында Башкортстан телевидениесендә даими чагылдырып утыздан артык репортажлар, очерклар, фильмнар әзерләгән.
Телевидениенең алтын фондына кергән видеоязмаларда 1-нче мәктәп-интернатның тарихы буенча "Халкым өметләрен саклаган йорт" ("Дом, где хранятся надежды моего народа" (1994) уку йортының илле еллыгына карата әзерләгән.
Бу уникаль елъязмаларны Интернетта Ютуб сайтында "школа-интернат 1" яки "БРГИ-1" плейслисты аша эзләп табарга мөмкин.
Дүрт бала әнисе булган иҗатчы бигрәк тә балалар өчен телевизион тапшырулар әзерләүгә күп көч куя. Аларның һәрберсенә яңача күзлектән карый, бер-берсен кабатлауга бөтенләй юл куймый.
Яшь буында патриотик хисләр,ямь һәм гүзәллек тойгылары тәрбияләүгә багышланган «Йәйгор», «Күңелле тукталышлар», «Туган як бизәкләре», «Язучылар — балаларга», «Фронт хатлары», «Йәйгор төсләре», «Җырлыйбыз да, биибез дә» дип исемләнгән тапшырулар циклы нәни тамашачыларда гына түгел, аларның олы туганнарында һәм ата-аналарында да зур соклану уята.
Ул әзерләгән «Минем әкиятем», «Туган як легендалары», «Туган моңнар», «Әкият йомгагы» телебәйгеләре түземсезлек белән көтеп алына.
Басма китаплары
үзгәртү- «Кем кесәлне тәмлерәк пешерә?» Балалар өчен әкиятләр җыентыгы. — Уфа: Китап, 1994. — 26 бит.
- «Сыерчык тәсбихе». Балалар өчен пьесалар, шигырьләр, әкиятләр җыентыгы. — Уфа: Китап, 2001. — 176 бит.
- «Асыл йөрәк». Пьесалар, сценарийлар. — Уфа: Китап, 2007. — 480 бит.
- «Талисман счастья» — «Бәхет тәңкәсе». Пьесы, драматические композиции, сценарии литературных вечеров и фольклорных праздников. Уфа, «Китап», 2009, 450 с.
- «Ыргыз кызы». Воспоминания о Фатыме Хамитовне Мустафиной. Уфа, 2013. С.
- «Первый Президент Республики Башкортостан Муртаза Губайдулович Рахимов. Библиографический указатель.» Уфа, 2014, 170 с. Сост. С. Р. Биишева и С. Р. Сурина.
- «Волшебный узелок» — «Тылсымлы төенчек». Пьесы, сказки, стихи. Уфа, 2015 г. С.
- «Купола мелодий» — «Моң гөмбәзе». Сборник сценариев республиканских народных праздников. Уфа, 2017, с.
- «Бизәкләрне кем ясаган?» — «Кто создал узоры?». Сказки. Уфа, 2018, с.
- «Ходайдан дан» — «Хвала от Бога». Очерки, рассказы, сценарии фильмов о мастерах народных промыслов. Уфа, 2018, с.
Телефильмнарның видеоязмалары
үзгәртүГазета һәм журналлардагы мәкаләләре
үзгәртү- Фатыйма инәй. «Кичке уфа» гәзите, № 2 (836), 12-18 гыйнвар 2019 ел.
- Вәзәм шәле «Башкортстан» гәзите, 2014 ел, 7 февраль 2016 елның 8 март көнендә архивланган..
Язучы турында
үзгәртү- Р. Камалов. «Драматурги — люди с детской душой» — «Драматурглар — бала күңелле кешеләр». «Башкортстан», 1998, 20 февраль.
- Г. Котоева. «Из тысячей чудес состоит мир» — «Мең могҗиза бит ул дөнья». «Башкортстан кызы», 2004.
- Т. Лотфуллина. «Могла быть певицей» — «Җырчы була алыр иде». «Атна». 2005, 16 сентябрь.
- С. Абузаров. «Потрясающее зрелище»- «Җан тетрәткән тамаша». «Башкортстан», 2005, 15 сентябрь.
- Э. Халикова. «Обыкновенное чудо». «Ватандаш». 2006-5.
- Л. Абдуллина. «Балаларга рәхмәтле». «Яшьлек», 2008, 21 сентябрь.
- Ә. Үтәбай. «Яктыга омтылу». «Агыйдел», 2017, № 12.
- Л. Бейешева. Тереләрнең кадерен бел! «Башкортстан» гәзите, 2012 ел, 15 август 2016 елның 8 март көнендә архивланган..
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
- Күгәрчен районының Зәйнәб Биишева исемендәге премиясе лауреаты (2001).
- Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты (2007)[1].
- Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия
- лауреаты (2013).
- Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (2007)
- Россия Федерациясе Журналистлар Берлеге Мактау грамотасы (2011).
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 7 декабрь 2020)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)(Тикшерелгән 7 декабрь 2020)
- Литературная карта Республики Башкортостан(рус.))
- Ютуб-канал Сарвар Суриной
Сылтамалар
үзгәртү- Сурина Сәрвәр Рәшит кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 7 декабрь 2020)